Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ноябрьдә ник җылы?

Метеоролог галимнәр хәбәр иткәнчә, ноябрь аенда безнең төбәктә аномаль җылылык атлантик циклон һәм аның фронтлары тәэсире белән аңлатыла.

Һава шартларына сизгер кешеләргә үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга кирәк, аномаль җылылык мул явым-төшем һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе белән бергә бара.

Кыш нинди булыр?

Беренчел фаразларга караганда, безнең төбәктә декабрь ае салкын булачак, гыйнвар климат нормасы буенча, ә февраль гадәттәгедән бераз җылырак булачак. Әгәр декабрь салкын булса, мөгаен, ул артык карлы булмас.

Халык сынамышлары

Элек беренче кар яуган көнне истә калдыралар иде. Бу датадан утыз көн санап, чын кышның кайчан киләчәген шулай белделәр.

Беренче карга карап, гыйнвар-февраль айларында һава торышының нинди булачагын белдек. Әгәр кар тиз эреп китсә, озак вакытка сузылган көчле суыклар көтелмәскә мөмкин. Әгәр эремәсә, кырыс кышны көт.

Әгәр җир туңып та кар яумаса, димәк, кыш бик суык, ә җәй, киресенчә, бик эссе һәм коры булачак.

Сентябрьдә кар ятса, март аенда ук эри башлаячак. Октябрьдә ятса, кыш апрельгә кадәр сузылачак. Быел Кама Тамагында беренче кар 28 октябрьдә яуды.

Сынамышлар календаре

Күптән түгел газетабыз агроном Мансур Шәйхетдинов турында язган иде, әңгәмәдә «мөселман календаре» термины да яңгырады.

Без авыл хуҗалыгы идарәсенең элеккеге җитәкчесе Альберт Фатыйхов кулланган әлеге кызыклы календарь турында тулырак белергә булдык.

– Альберт Кәримуллович, нинди ел буласын алдан ук белеп була торган нинди календарь ул?

– Асылда, бу – көнчыгыш астрологик календаре, аның буенча һәр елга ниндидер җәнлек туры килә. Кешеләр һәр җәнлеккә дымлы яки коры һава торышы туры килә дип билгеләгәннәр. Шулай итеп, мөселман календаре барлыкка килгән, ул астрологик календарь нигезендә климат ягыннан нинди ел булачагын фаразлый. Мәсәлән, Куян елы һәрвакыт коры, Елан елы дымлы.

Бу күзәтүләргә таянып, ел саен агрономия семинарларында хезмәттәшләремә коры яки яңгырлы елга әзерләнергә киңәш итә идем. Коры ел ул тулысынча коры да булмаска мөмкин. Гадәттә, дым җитмәү үсемлекләрнең вегетация чорында сизелә, ә менә урып-җыю чорында, киресенчә, коры һава торышы кирәк булганда, яңгырлар ява. Безнең территория өчен еллык дым күләме 550 мл тәшкил итә, һәм, гомумән, ел дәвамында явым-төшем кыш көне кар яки җәй көне яңгыр буларак ява. Ләкин игенчеләр өчен аларның яву чоры мөһим, шуңа күрә календарь эшкәртү технологиясен, срокларын, авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сайлаганда ориентлашырга булыша иде. Мин эшләгәндә, бу календарь һәрчак ярдәм итте.

Менә 1963 ел коры булды, район буенча бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 6,8 центнер тәшкил итте, 1980 һәм 1981 еллар шулай ук коры булды. Ул вакытта районда уртача 7,8 ц/га уңыш җыйдылар. Бу гасырда 2010 ел иң коры ел буларак истә калды. Ул елны игеннәрнең уңышы 9,5 ц/га тәшкил итте һәм хуҗалыклар дәүләткә бер центнер да ашлык тапшырмады. Ә 2011 ел дымлы булды һәм бөртеклеләрнең уңышы 28,9 ц/га тәшкил итте. Коры ел алдыннан семинарларда без чәчү операцияләре өзлексезлеге технологиясенә – культивацияләү, чәчү, тигезләү эшләренең бер-бер артлы өзлексез башкарылырга тиешлегенә басым ясадык. Аннары чәчүлек җирләрен тырмалау – болар барысы да туфракта дымны сакларга һәм уңышны арттырырга ярдәм итә.

Мансур Гали улы безнең әңгәмәдә календарь турында юкка гына искә төшермәгән.

Мин авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренән бу календарьны куллану-кулланмаулары турында сорадым, алар аны оныткан булып чыкты. Ләкин аннары таптылар һәм сынап карадык, чыннан да шулай: 2023 ел календарьда коры дип билгеләнгән.

Ә менә киләсе 2024 ел, календарь буенча, дымлы булачак, шуңа күрә авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең тиешле технологияләрен кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев