Кузгалак 1001 авырудан дәва
Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән. Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан ярдәм итә. Шулай ук тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.