Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Уртак проблемаларны бергәләп хәл итәбез

Узган җомгада Кама Тамагы поселогында район җитәкчеләренең халык белән очрашуының киңәйтелгән соңгы циклы булды. Район мәдәният йортында халыкка кереш сүз белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев мөрәҗәгать итте, очрашуның конструктив булуына өмет белдерде. Кама Тамагы муниципаль берәмлегенең 2012 елдагы эш йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар турында мәгълүмат белән поселок башлыгы...

Узган җомгада Кама Тамагы поселогында район җитәкчеләренең халык белән очрашуының киңәйтелгән соңгы циклы булды.
Район мәдәният йортында халыкка кереш сүз белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев мөрәҗәгать итте, очрашуның конструктив булуына өмет белдерде. Кама Тамагы муниципаль берәмлегенең 2012 елдагы эш йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар турында мәгълүмат белән поселок башлыгы урынбасары Нияз Камалиев чыкты.
- Җирлекнең социаль икътисадый үсеше һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту эшчәнлегебезнең төп юнәлеше булып тора,-диде ул. Докладта җирлек буенча паспорт белешмәсе бирелде, демографик хәл әйтеп үтелде, 2012 елда төзекләндерү, торакка капиталь ремонт, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, юллар төзү һәм ремонтлау, җирлекнең мәдәни-масса күләм һәм спорт тормышы яктыртылды. Аерым алганда, 2012 елда төзекләндерүгә җирлек бюджетының 35 проценты диярлек тотылган. Ел дәвамында гражданнардан 14 язмача һәм 72 телдән мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләр нигездә төзекләндерү, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту сыйфаты, юллар һәм башкаларга кагыла.
- Гражданнар мөрәҗәгатьләрендә күтәрелгән барлык мәсьәләләр урынга барып тикшерелде һәм, нигездә, барысы да диярлек уңай хәл ителде,-дип билгеләде Нияз әфәнде.
Агымдагы ел планында поселок эчендәге юлларны, тротуарлар, Гагарин урамындагы күперне ремонтлау һәм төзү, халыкны йомшак һәм сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен "Чиста су" программасы, күпфатирлы торак йортларга (Комаров урамындагы 17 нче һәм Дзержинский урамындагы 15 нче йортлар) капиталь ремонтлау буенча эш дәвам итәчәк.
Агрошәһәрчектә яшәүчеләр өчен урам уты көнүзәк мәсьәлә булып кала, район үзәгенең Чирков урамының арбашында яшәүчеләр өчен дә шундый ук проблема бар. Әлеге мәсьәләне җирлек агымдагы елда хәл итәргә тырышачак.
"Наш дом" идарә компаниясе җитәкчесе Рамил Галимов җирлек территориясендә бер елда башкарылган эшләр турында отчет ясады, быел күпфатирлы йортларга капремонт планы турында сөйләде. ОДНны исәпкә алу приборлары буенча суга ничек түләнгәнлеген аңлатты.
Кама Тамагы коммуналь челтәре директоры Олег Хахалев та 2012 елдагы эш йомгаклары, агымдагы елга эш планнары турында сөйләде.
- Бүген күрсәткән хезмәт өчен халыкның предприятиегә бурычы безнең өчен зур проблема булып тора. Кама Тамагында яшәүчеләрнең 300 мең сум,- диде Олег Николаевич.
Аннан соң полиция участок уперуполномоченные Марат Садруллин чыгыш ясады. Ул гражданнар тарафыннан төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән очракта кулланылган административ чаралар, социаль алдау очраклары турында сөйләде, соңгы айларда республикада балаларны урлауга бәйле вакыйгалар уңаеннан ата-аналарны аеруча игътибарлы булырга өндәде.
Җыелышка йомгак ясап, җирлек халкы алдында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыгыш ясады.
- Бүген без һәркемне борчыган мәсьәләләрне бергәләп тикшерәбез һәм мәсьәләләрнең күбесе сезнең ярдәм, безнең диалог, уртак тырышлык белән хәл ителә, - диде Зөфәр Галимулла улы.
Ул узган елда районның төрле тармактагы эшчәнлеге турында, агымдагы елга инвестицияләр хакында сөйләде. Район башлыгы авыл хуҗалыгында, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек үрчетү мәсьәләсенең көнүзәк проблемаларының берсе булып калуын билгеләп үтте. Кече һәм урта эшмәкәрлек уңышы турында сөйләде, торакка капиталь ремонт, юлларны ремонтлау, "Чиста су" программасы буенча эшләү, социаль-мәдәни-көнкүреш объектларына реконструкция ясау һәм башка сорауларга җавап бирде.
Очрашу ахырында Зөфәр Галимуллович һәм кайбер җитәкчеләр залдан әйтелгән сорауларга җавап бирде. Аерым алганда, алар поселокны яктырту сыйфатына, газ һәм су керткәндә ташламаларга эш көне ахырында автотранспорт хәрәкәтен чикләүгә, район үзәгендә светофорлар куюга, халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә, төзекләндерү планындагы проблемаларга һ.б. кагылды. Барлык сорауларга да тулы җавап бирелде, аларны хәл итү буенча халык тәкъдиме тыңланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев