Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Уртак проблемаларны бергәләп хәл итәбез

Агымдагы елның декабрендә билгеләп үтәчәк гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көненә әзерләнү кысаларында авыл һәм шәһәр җирлекләрендә МР башлыгы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Зөфәр Гарәфиев тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүләр башланды. Узган чәршәмбедә районда беренче кабул итү Олы Бортас авыл җирлегендә Балчыклы мәдәният йортында булды. Җирлек башлыгы вазыйфаларын...

Агымдагы елның декабрендә билгеләп үтәчәк гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көненә әзерләнү кысаларында авыл һәм шәһәр җирлекләрендә МР башлыгы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Зөфәр Гарәфиев тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүләр башланды.
Узган чәршәмбедә районда беренче кабул итү Олы Бортас авыл җирлегендә Балчыклы мәдәният йортында булды.
Җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Александр Аппаров тугыз айда гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясады, әлеге мөрәҗәгатьләр буенча башкарылган һәм башкарыласы эшләр турында сөйләде. Укучылар өчен яңа тукталыш павильоны, клубка яңа ишекләр, авыл янында юл билгесе, котельняга счетчик, янгын сүндерү депосына гидрантлар куелган. Рәсмиләштерелмәгән участоклар бар, ә алар өчен салым түләргә кирәк. Зөфәр Галимулла улы моның алар эшендә минус икәнлеген ассызыклады. Тагын - үзәкләштерелгән җылыны җибәрмәгән бердәнбер җирлек бу.
«Кама Тамагы» АХПсының Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Шаһиев терлекчелек һәм үсемлекчелектә тугыз айдагы күрсәткечләрне китерде. Район башлыгы соңгы җыелышта күтәрелгән проблемалы мәсьәлә- җир пайларын арендалаган өчен бурыч булу мәсьәләсен күтәрде. «667 мең сумга натуралата төрлечә һәм ашлык белән түләдек, 392 мең сумы калды, әмма бу быелгы ел өчен генә түгел»,-диде Ислам Гарифулла улы. Полициянең участок уполномоченные Илмаз Вәлиев Олы Бортас авыл җирлегендә криминоген хәл турында кыскача сөйләп үтте. Халык хуҗасыз этләр, котырган төлкеләр, аракыны яшертен сату, начар телефон элемтәсе турында сораулар бирде. Барлык сораулар контрольгә алынды. Зөфәр Галимулла улы йомгак ясап, районның социаль үсешенә тукталды. Район җитәкчелеге башкарылган эшләр турында халык алдында отчет ясау һәм тәкъдимнәр кабул итү, алар белән аралашу өчен район хезмәтләре җитәкчеләренең халык белән елга кимендә ике тапкыр очрашуын оештырырга тырыша.
Аннары район башлыгы 50 ел бергә гомер кичергән Хатыйповларга рәхмәт хаты тапшырды. АХП вәкилләре дә юбилярларны котлады. Баһаветдиновлар, Гайнетдиновлар, Сәлимуллиннар, Яруллина, Хәлиуллина, Җәләлиева, Вәлиәхмәтовага кыйммәтле бүләкләр тапшырылды Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан өлкәннәр ункөнлегенә карата концерт әзерләнгән иде. Теләге булучылар район башлыгында кабул итүдә булды.
Келәнчедә халык мәктәпкә җыелган иде. Җирлек башлыгы Дамир Кадыйров башкарылган эшләр һәм проблемалар турында сөйләде. Биредә көнүзәк мәсьәлә- су. Халык сусыз интеккән. МР башлыгы ярдәмендә скважинага яңа насос куелган һәм киләчәктә торбалар белән ярдәм итәчәкләр. Кибет янында укучылар өчен тукталыш павильоны куелган. Янгын сүндерү депосына ремонт ясалган. МР башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров мәктәп һәм балалар бакчасының киләчеге турындагы сорауга якындагы биш елда үзгәрешләр булмый диде. «Кама Тамагы» АХПсының Келәнче бүлеге җитәкчесе Ринат Ишмиев авыл хуҗалыгындагы эш турында сөйләде. Халык җир пайлары өчен түләү, хезмәт хакы, коммуналь хезмәтләргә түләү турындагы мәсьәләне күтәрде, алар барысы да контрольгә алынды. Полиция участок уполномоченные Илмаз Вәлиев әйтүенчә, биредә тугыз айда хокук тәртибен төрлечә бозган өчен 18 административ беркетмә төзелгән, бер җинаять теркәлгән, яз көне хәбәрсез югалган кеше табылмаган. Җыелышка йомгак ясап, җирлек халкы алдында йомгаклау сүзе белән Зөфәр Галимулла улы чыгыш ясады: «Сезне борчыган сорауларны бергәләп хәл итәбез». Ул узган чорда төрле тармакларда район эшчәнлеге йомгаклары турында мәгълүмат бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев