Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Расланган график кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр белән очрашулар дәвам итә

2019 елның 30 июлендә «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ябык акционерлык җәмгыятендә Кама Тамагы муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара территориаль комиссиясенең күчмә утырышы узды.

Мондый очрашуларның максаты-пенсия яшенә җитмәгән гражданнарны нигезсез эштән азат итүгә юл куймау, шулай ук аларның хезмәт хокукларын тәэмин итү.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениясенең Кама Тамагы районы филиал мөдире Наталья Кадыйрова катнашучыларга пенсия алды яшендәге гражданнар өчен консультация пункты, «кайнар линия» эше, хезмәт законнарын бозган өчен эш бирүченең административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. Шулай ук «Демография» милли проектының «өлкән буын»проекты кысаларында уку һәм яңадан укыту мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Әлеге чарада пенсия яшенә җитмәгән 9 хезмәткәр катнашкан. Барлык катнашучылар «Россиядә эш» порталының мөмкинлекләре белән таныштылар, мәгълүмати буклетлар алдылар. Чара нәтиҗәләре буенча пенсия яшенә җитмәгән гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Эш бирүчегә «пенсия яшенә җитмәгән гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмәлек» тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев