Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Очрашулар өмет бирә

2012 елга муниципаль берәмлекләрне социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча чираттагы гражданнар җыелышлары узган чәршәмбедә Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә үткәрелде, аның эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты. Осинникида җыелыш башланганчы халык район хезмәтләре вәкилләренә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Нигездә сораулар почта, телефон элемтәсе,...

2012 елга муниципаль берәмлекләрне социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча чираттагы гражданнар җыелышлары узган чәршәмбедә Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә үткәрелде, аның эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты.
Осинникида җыелыш башланганчы халык район хезмәтләре вәкилләренә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Нигездә сораулар почта, телефон элемтәсе, газ хезмәте, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, медицина учреждениесе хезмәтләренә кагылды.
Аннан соң район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән сөйләштеләр. Иң беренче халыкны борчыган сорау- Осинникига керү юлын кайчан сала башларлар? Башлык билгеләп үткәнчә ,2013 елга гамәлдәге программа нигезендә, Тәмте-Уланово юл участогына каты өслекле юл салу планлаштырыла. Аннан соң җирлек башлыгы Әхәт Сәгъдиев сүз алды. Ул бу вазыйфаны бер ел гына башкара. Залда утыручыларның аны ничек яклавыннан җирлек башлыгының авылдашлары өчен нык терәк булуы аңлашыла. Әхәт Хәйретдин улы үз чыгышында авыл өчен әһәмиятле вакыйгаларга тукталды, болар беренче чиратта поселокны төзекләндерү. Ә 2013 ел экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. Ул шулай ук авылның социаль- көнкүреш планында ихтыяҗны да игътибарсыз калдырмады: болар электр баганаларын алыштыру, Олы Яңасаладан икмәк китерүдә өзеклекләр булу, шулай ук торак пунктка кергәндә үзәк юл янындагы чүплекне бетерү. Бу мәсьәләдә аны җыелган халык та хуплады, чөнки үз көчләре белән генә чүплекне бетерү мөмкин түгел, бирегә Тәмтедән дә чүп-чарны китереп түгәләр икән.
Җирлек башлыгы "Кама Тамагы" АХПда эшләүчеләрнең вакытында хезмәт хакы алма алмауларын да билгеләп үтте.
Әхәт Хәйретдин улы чыгышыннан соң "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин сүз алды. Ул иң элек проблемалы мәсьәләләргә тукталды: терлекчелек һәм үсемлекчелектә белгечләр җитми, техника искергән һәм эш өчен җитәрлек түгел, җир пайлары арендасына түләү һ.б. Залда утыручылардан да сораулар булды- җир пайлары арендасы өчен түләүне арттыру мөмкинме, аны нәрсә белән алыштырып була, хезмәт хакы кайчан түләнәчәк, терлек азыгы әзерләү өчен техника проблемасын хәл итеп буламы һ.б. Нурдан Галимҗан улы аларның һәркайсына җавап бирде.

Е. Гаврилкина

Чыгышларга муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев йомгак ясады. Ул җентекләп узган ел районда башкарылган эшләр турында сөйләде, ә эшләнгән эшләр күп, болар- юллар һәм йортлар төзелеше, учреждениеләрне ремонтлау. Зөфәр Галимуллович үз чыгышында 2013 елга планлаштырылган чараларга, аерым алганда, өстәмә инвестицияләргә басым ясады. Алар хисабына районның социаль икътисадый үсеше дәвам итәчәк.
Тәмтедәге җыелыш җирлек башлыгы Андрей Степанов отчеты белән башланып китте. Ул узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. Болар Тәмтедәге һәм якын-тирә торак пунктлар арасындагы юллар төзелеше һәм ремонтлау, санкцияләнмәгән чүп ташлау урыннарын бетерү, су белән тәэмин итү һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл итү, урамнарга лампочкалар кую, урамнарны кардан чистарту өчен махсус техника алу һәм күп кенә башкалар. Аның чыгышыннан соң җыелган халык шушы темаларга сораулар бирә башлады. Урамнар кардан бар җирдә дә чистартылмый, еллар буе бернинди техника кермәгән урамнар да бар икән, анда да бит кешеләр яши. 2 Октябрь урамында яшәүчеләр урамга ни ашыгыч ярдәм, ни янгын сүндерү машинасының керә алмавыннан зарланды. Совет урамындагы коены ремонтлау да уңышсыз төгәлләнгән. Нәтиҗәдә аны күмеп куйганнар. Авыл аша автомобиль трассасы үтә, анда бернинди юл билгеләре дә куелмаган. Ә бит урамнан балалар мәктәпкә, өлкәннәр эшкә бара, нәниләрне балалар бакчасына илтәләр. Тройцк храмы попы чиркәү җирен теркәүнең озакка сузылуы мәсьәләсен күтәрде. Сорауларга Андрей Валерьевич җавап тотты. Мәсәлән, чиркәү урнашкан җир участогына кадастр номеры бирелгән, документлар теркәү палатасына тапшырылган. Җирне теркәү процедурасы төгәлләнгәннән соң җирле хакимият корылманы теркәү эшенә керешәчәк.
Җыелышны "Кама Тамагы" агрофирмасы вәкиле дәвам итте. Аңа сораулар булмады.
Хокук саклау органнары Тәмтедә яшәүчеләргә аерым игътибар бирә. Җыелышка полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе Илнур Бикмуллин гына түгел, РФ ЭЭМ "Югары Ослан" муниципаль районара бүлек җитәкчесе Роберт Хөснетдинов та килгән иде. Ел йомгаклары буенча "Югары Ослан" муниципаль районара бүлеге үз категориясендәге 15 бүлек арасында беренче урынны яулаган. Биредә кисәтү эшләре актив алып барыла, кылынган авыр җинаятьләрнең барысы да ачылган. Әмма Тәмте элеккечә полициянең аерым контролендә тора. Биредә бер ел эчендә 25 җинаять кылынган һәм анда катнашучыларның күбесе шул ук кешеләр.
Төзекләндерү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү һәм аларга җәза бирү турында муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе җаваплы секретаре Геннадий Вахромов сөйләде. Аннан соң җыелышны район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров дәвам итте, ул кече бизнеста, шулай ук җирлек буенча законнарны саклауга тукталды, МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов узган ел районда башкарылган эшләр һәм гражданнар җыелышындагы чыгышларга йомгак ясады.

С. Заһидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев