Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Күмәк көч кирәк

Муниципаль район башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында авыл җирлекләрендә узган елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икъисадый үсешенә йомгак ясаучы җыелышлар дәвам итә. Узган атнаның җомгасында Иске Казиле авыл җирлегендә шундый җыелыш булды. Биредә халык бар яктан актив, авыл мәдәният йортына да зал тутырып килгәннәр. Җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев соңгы вакыттагы үзгәрешләр,...

Муниципаль район башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында авыл җирлекләрендә узган елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икъисадый үсешенә йомгак ясаучы җыелышлар дәвам итә.
Узган атнаның җомгасында Иске Казиле авыл җирлегендә шундый җыелыш булды. Биредә халык бар яктан актив, авыл мәдәният йортына да зал тутырып килгәннәр. Җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев соңгы вакыттагы үзгәрешләр, борчу-мәшәкатьләре турында сөйләде: Иске Казиле авылында көз көне яңа модульле ФАП файдалануга тапшырылган, бу халык өчен бик уңайлы. төзекләндерү буенча күп эш башкарылган. Гыйнварда "Уют" кибете эшләүдән туктагач, хәлгә "Салават" кибете хуҗасы кереп, 2 авылда да эшли. «Мегафон» элемтәсенә ияләшкән халык, хәзер ул начар эшли, ди. Илдус Хатыйп улы чүпне тиешле урынга түгәргә кирәклеге хакында һәм мәетне (шул исәптән читтән кайтарганнарын да) җир куенына иңдергәндә кемнәргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге (чөнки авыр хәлдә кеше югалып кала) җентекләп аңлатты: полиция, сырхауханә, авыл җирлеге. Бу эшләр өч көн эчендә рәсмиләштерелергә тиеш. Соңыннан ул озак еллар халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләп тә, һаман канәгатьсезлектән гаҗиз булуын әйтте. Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Гыймадиев та халыкның эшкә күңел бирмәвенә басым ясады. Хуҗалыкның бүгенге көне мактанырлык түгел - кредит түлиселәре күп. Моны җитәкче саннар телендә аңлатты.
Иске Казиле авыл җирлеге территориясендәге криминоген хәл турында полиция участок инспекторы Илмаз Вәлиев сөйләде, башка авылларга караганда биредә тәртип бозулар күбрәк: узган чорда 4 җинаять теркәлгән, төрле закон бозулар буенча 28 административ беркетмә төзелгән. Йомгаклап, МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов районның социаль-икътисадый үсеше хакында аңлатып, киләчәккә планнарга тукталды, сорауларга җавап бирде. Берәү сыер саву аппаратын башка районнарда бүләк итеп бирүләрен телевизор тапшыруында күргән, моңа җавап итеп Рөстәм Ирек улы "лизинг грант" программасы буенча техника алу мөмкинлеген аңлатты. Моның өчен бизнес-план төзеп, якларга кирәк. Бу эштә икътисад бүлеге ярдәм итә.
Җыелыш вакытында гражданнарның район хезмәтләре вәкилләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булды. Бу уңайдан Олы Кариле җирлегендә дә файдаланып, пенсия фонды, социаль яклау вәкиленә сораулар бирделәр. 2012 елда башкарылган эшләр һәм халыкны борчыган мәсьәләләр хакында җирлек башлыгы Фарук Гарифуллин сөйләде. Проблемалар биредә дә башка авыллардан күпкә аерылмый: райпо кибетләре ябылган, атнага ике тапкыр шәхси эшмәкәр Нурания Гайфуллина халыкны көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Халык шәхси эшмәкәргә рәхмәтле, әмма бу хәлдән чыгу юлы түгел, даими кибет эшен җайлау мәсьәләсе контрольгә алынды. Яңа елдан «Билайн» элемтәсе эшли башлаган.
Зөфәр Галимуллович "Авыл көне" үткәрүне күркәм гадәткә кертеп, зиратны чистартуны күмәк көч белән башкарырга дигән тәкъдим кертте. Җирлек башлыгы чыгышында модульле ФАПка нигез салынуын, киләчәктә авыл мәдәният йортына ремонт ясалачагын әйтте. Слайдларда күрсәтелгән төзек, матур йортлар авыл кешесенең тырышлыгын дәлилли иде. Әлегә кадәр авылга күңелсез төс биргән чүплек тә бетерелгән. Баганаларында яктылык лампочкаларын алыштырасы бар. Йортларга су торбаларын кертү проблема булып тора, Чаллы авылының су башнясына насос кую йөкләмәсе дә урыннан кузгалыр, бәлки. «Кариле» ААҖ белән ярдәмләшеп эшләвенә рәхмәт белдерде Фарук әфәнде. Аннан соң Вәкил Касыймов хуҗалыктагы эшләр турында сөйләде. Терлек азыгы июнь аена кадәр җитәрлек, бәлки сатарбыз, дигән уй-хыяллары да бар. Техника биредә яхшы, үзләренә һәм күршеләренә булышырга җитә. Үз көчләре белән кардалар, бозауларга абзар эшләгәннәр. Әмма ирешелгәннәрдә генә туктап калырга ярамый, район башлыгы киләчәккә планнар белән кызыксынды. Баз һәм мастерскойны ремонтларга кирәк һәм сөт, ит җитештерү күрсәткечләрен яхшыртасы бар. Полиция участок инспекторы Илмаз Вәлиев җинаятьләр теркәлмәвен, әмма закон бозулар булуын әйтте. Соңыннан район башлыгы гаилә фермасы эшмәкәрлегенә курыкмыйча алыну мөмкинлеген, район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм итүләрен искәртте, районның социаль-икътисадый үсеше хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев