Консолидация – проблеманы хәл итүгә юл
Авыл җирлекләрендә узган елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча отчет җыелышлары тәмамлана. 6 февральдә ул Куйбышев Затон штпда булды. Аны район башлыгы зөфәр Гарәфиев ачып, залда утыручыларга мондый очрашуларның нинди максат белән үткәрелүе һәм аның халык өчен никадәр мөһим булуы турында аңлатты. Аннары ул агымдагы елда поселокта төзекләндерү буенча нинди...
Авыл җирлекләрендә узган елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча отчет җыелышлары тәмамлана. 6 февральдә ул Куйбышев Затон штпда булды.
Аны район башлыгы зөфәр Гарәфиев ачып, залда утыручыларга мондый очрашуларның нинди максат белән үткәрелүе һәм аның халык өчен никадәр мөһим булуы турында аңлатты. Аннары ул агымдагы елда поселокта төзекләндерү буенча нинди эшләр башкарылуы хакында сөйләде.
Куйбышев Затон җирлегендә 2013 елда башкарылган эшләр турында аның башлыгы Елена Сороковнина отчет ясады. Ул торак пунктта демографик хәлгә тукталды, бюджет өлешен тулыландыруны күрсәтүче саннарга күчте. Аннары Елена Владимировна ел дәвамында поселок өчен мөһим булган вакыйгалар турында сөйләде - поселок эчендәге юлларга вак таш җәелгән, ике контейнер мәйданчыгы куелган, мөселманнар зиратында йортчык төзелгән, хәтта зират өсте каты-курадан чистартылган, корыган агачлар киселгән, үлән чаптырылган, ирекле янгын сүндерү дружинасы булдыру һәм хуҗасыз этләр мәсьәләсе шушы көнгә кадәр ачык кала. Аннары җирлек башлыгы халыкны тәртипкә чакырды һәм яр линиясен җыештыруда катнашкан активистлар һәм волонтерларга рәхмәт әйтте. Моннан тыш, электрон хуҗалык китабын тутыру эше дәвам итә һәм территория иҗтимагый үзидарә эшли башлаган, аның әгъзалары поселокны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткән. Аңарда йөз егерме кеше исәпләнә. ТИҖ рәисе Любовь Романова алар катнашында күпер ремонтлануы, Совет урамында күпергә таба ут куелуы, урамнарга вак таш җәелүе хакында сөйләде. Куйбышев ис. РБФ ЯАҖ директоры Наил Вазыйховка башлангычларында ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук Любовь Николаевна катнашучылар белән алда торган елга оешма планнары турында сөйләде һәм поселокны оештыру идеясендә аларга ярдәм итүләрен үтенде.
Аннары сүз Куйбышев ис. РБФ ЯАҖ директоры Наил Вазыйховка бирелде. Ул сүзен предприятиенең өстенлекле юнәлешләре һәм эш күрсәткечләреннән башлады. Аннары быелгы планнарга күчте.
Кама Тамагы полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин җирлектә оператив хәл белән таныштырды. Ул Куйбышев затонда полиция хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән кисәтү эшләренең узган ел белән чагыштырганда сизелерлек үзгәрүе хакында әйтте. Аннары поселокта аракы әзерләп, аны сатучыларның фамилияләрен атады. аларның барысы да хокук саклау органнарында контрольдә булуын әйтте. Аннары поселок Советы депутаты Элина Фирсова чыгыш ясады. Ул депутатның күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде һәм поселокта яшәүче балага Израильдә дәвалау узу өчен акча җыюда катнашканнарга рәхмәт әйтте. Хәзерге вакытта уңышлы операция ясалган. Баланың әнисе дә авыр вакытта аларга ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен җиткерде. Район башлыгы Зөфәр гарәфиев җыелышка йомгак ясады. Ул 2013 елда районда башкарылган эшләргә һәм 2014 елгы планнарга кыскача тукталды.
Аннары залдан сораулар бирелде. Нигездә алар төзекләндерүгә кагыла иде - яңа суүткәргечкә тоташтыру, эчә торган су сыйфаты, ТКХ хезмәтләре өчен түләүнең кискен артуы, балалар бакчасына җылылык бирү, юлларга тизлекне чикләү билгеләре кую турында. Аларга Кама Тамагы һәм Куйбышев затон коммуналь хезмәте җитәкчесе Олег хахалев тулы җавап бирде. Аннары район башлыгына да сораулар бирелде. Затон урта мәктәбе советы вәкиле булып торган укучы Зөфәр Гарәфиевка музыка уен кораллары белән тәэмин итү мәсьәләсен чишүдә ярдәм итүен үтенде. Аларга, аерым алганда, поселокның сәләтле яшьләре өчен барабан җайланмасын торгызырга кирәк. Район башлыгы болай дип җавап бирде: «Мин инициативалы яшьләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер».
Ритуаль хезмәтләр хезмәтен оештыру мәсьәләсе күтәрелде. Аңа ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев җавап бирде. «Район бюджетында андый хезмәт оештыруга акча каралмаган, әмма вафат булучыларга экспертиза үткәрү һәм моргка алып бару өчен махсус бер машина бирү күздә тотыла». Ильяс Илдус улы шулай ук Куйбышев затонда линия дәваханәсен ябу һәм аның урынына 82 квадрат метр мәйданлы ФАП төзелеше турында сорауга җавап бирде.
Гражданнар җыелышларының соңгысы 7 февральдә Кама Тамагында район мәдәният йортында булды. Очрашуны ачып, МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев соңгы елларда поселокта халык катнашында, шул исәптән җыелышларда әйтелгән наказлар һәм эшлекле тәкъдимнәр буенча күп эшләнүе хакында әйтте.
Кама Тамагы штп МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев бер елда башкарылган эшләргә йомгак һәм агымдагы елга бурычлар турындагы доклад белән чыкты. Җирлектәге демографик хәл белән таныштырды, халык санының артуын билгеләп үтте. Ел дәвамында 250 га авыл хуҗалыгы категориясендәге җирне җирлек карамагына күчерү мәсьәләсе хәл ителгән.Поселокта төзекләндерү планында да шактый эш башкарылган. Болар - урамнар һәм юллар озынлыгы 58 км тәшкил иткән поселокны җыештыру, су басуга каршы чаралар, поселокны санитар чистарту. Узган елда санкцияләнмәгән 3 чүплек бетерелгән, чәчәклекләр өчен 380 тонна җир кайтартылган. Җәй дәвамында территориядәге чүп үләннәре чаптырылган, шулай ук 2 га кыргый киндер дә чабылган. Район башлыгы кыргый үсүче киндер территориясе күп булу сәбәпле, республикада тәнкыйть утына эләгүе хакында әйтте. Ә аның белән көрәш алымы бер - территорияне гербицидлар белән эшкәртү. Үз отчетын дәвам итеп, Нияз Илгиз улы поселокта яшелләндерү, агач утырту буенча да зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Кама Тамагында шулай ук 28 юл билгесе куелган. Урамнарга ут кую, су белән тәэмин итү, эчке юлларны ремонтлау һәм төзү дә уңай нәтиҗә бирде. быел поселокны «Чиста су» программасы буенча су белән тәэмин итү эше дәвам итә һәм халык Уразлы суының йомшаклыгын һәм сыйфатын бәяли алачак.
Районда гражданлык җәмгыяте булдыру һәм якташлык оешмасы эшчәнлеге турында җәмәгать башлангычында МР башлыгы киңәшчесе, Южная Околица микрорайоны ТИҖ рәисе Юрий Ильин сөйләде. Зөфәр Гарәфиев ТИҖ эшенә аңлатма биреп, теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә җирле үзидарәдән җаваплылыкны алмавын билгеләп үтте: «Әмма халыкның үз аңы үзгәрергә тиеш, чөнки теләсә нинди мәсьәлә гаилә әгъзаларыннан башка гына хәл ителми. ТИҖ та җирлек җитәкчеләре белән бергә эшләргә тиеш».
«Наш дом» идарә компаниясе»нең 2013 елдагы эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Рамил Галимов сөйләде. Полиция участок уполномоченные Марат Садруллин район үзәгендәге оператив хәлгә тукталды, алдакчылар ятьмәсеннән сак булырга кирәклеге хакында сөйләде. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров үзенең чыгышында район прокуратурасына кергән 222 мәрәҗәгатьнең 67сенең Кама Тамагыннан булуын билгеләп үтте: «Бу халыкның үз хокукларын белүе һәм аны закон нигезендә яклый алулары турында сөйли».
ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуровның рәсми вәкиле Айрат Кәримуллин чыгышы район мәгариф бүлегенең Казан Федераль университеты белән үзара эшләвенә багышланган иде.
Ведомство һәм хезмәтләр җитәкчеләре залдан бирелгән сорауларга тулы җавап бирде. Алар авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыруга, хуҗасыз этләр мәсьәләсен хәл итүгә, мәктәп күлендә «Кышны озату» бәйрәмен яңартуга, Гагарин урамында «ятучы полицейскийлар» куюга һәм башкалар турында иде.
Очрашуга йомгак ясап, Зөфәр Галимулла улы 2013 елда социаль-икътисадый үсеш һәм алда торган чорга планнар турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев