Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Ярдәмләшеп эшлик

2012 елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча гражданнар җыелышы дәвам итә. Узган җомгада Олы Яңасала һәм Олы Салтык авыл җирлекләре отчет тотты, аларның һәр икесендә МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. Олы Яңасалада халык бик аз килгән, сәбәбен грипп эпидемиясе белән авыручылар күп дип аңлаттылар. Җирлек башлыгы Исфан Шиһабиев чыгышында...

2012 елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча гражданнар җыелышы дәвам итә.
Узган җомгада Олы Яңасала һәм Олы Салтык авыл җирлекләре отчет тотты, аларның һәр икесендә МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. Олы Яңасалада халык бик аз килгән, сәбәбен грипп эпидемиясе белән авыручылар күп дип аңлаттылар. Җирлек башлыгы Исфан Шиһабиев чыгышында статистик мәгълүматлар китерде, башкарылган эшләргә тукталды: ике авылда да кәрәзле элемтә булдырылган, җәй айларында су җитмәүлек проблемасын киметкәннәр. Бу һәм башка эшләрне ярдәмләшеп башкарганнары өчен бүлекчә җитәкчесенә рәхмәт белдерде. Ел әйләнәсендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнашканнары өчен үзешчән сәнгатьтә катнашучы "Орчык әбиләре"нә җирлек башлыгы шулай ук рәхмәт сүзләре җиткерде. Халыкны борчыган сорау Шәпкә авылына юл мәсьәләсе генә иде.Сорауга Зөфәр Галимулла улы җавап бирде: "Рус Бортасына юл салганда параллель эшләргә дигән ниятебез бар",- диде ул. Олы Яңасалада үләмә урамына таш җәюне дә туктаттыгыз дип канәгатьсезлек белдерделәр. Яз җитү белән эш дәвам итәчәк, дигән җавап бирде җирлек башлыгы.
Аннан соң бүлекчә җитәкчесе Рәшит Гыймадиев терлекчелек һәм үсемлекчелек эше турында сөйләде, үзләрен борчыган мәсьәләләргә тукталды. Биредә проблемалар байтак, җитәкче сүзләренә караганда, трактор паркын тулы көченә алып бару кыенлаша, җирле халык күңел биреп эшләми. Бик тиздән җитәчәк чәчү вакытына читтән эшче куллар эзләргә кирәк булачак. Әмма иң авырткан җир- сөт җитештерү түбән. Савым күрсәткече районда арттан икенче... Бозаулар алу да мактанырлык түгел. Мөмкинчелекләр бар, шартлар да әйбәт, тырышлык җитми. Район башлыгы ашатуга күпме баш терлек куя аласыз дип кызыксынды.
Шуннан соң полиция участковые Илмас Вәлиев читтән күченеп кайткан берничә гаиләнең начар гадәтләренә борчылып сөйләде, аларга авылда иярүче табылуын да әйтте (Мотыйгуллин Зөфәр). Чүпне теләсә кая ташламаска өндәде, чөнки хәзер штраф күләме артты- 2000 сум. Хуҗасыз этләр турында да сүз булды, бозауларны куркытканнар, бер бозау хәтта үлгән... Димәк, чарасын күрергә кирәк.
Зөфәр Галимулла улы чыгышында район тормышы турында сөйләде, киләчәккә планнарга тукталды, халыкның бердәм булуына ышаныч белдерде.
Терлек асраучы пенсионерлар печән-салам бирмиләр, дип зарларын белдерде. Моның өчен район башлыгы җирле җитәкчеләргә кисәтү ясады, чөнки хәл итеп булмаслык мәсьәлә түгел, һәр авылда да бармак белән санарлык кына алар.
Шуннан соң район хезмәтләре вәкилләре Олы Салтык авылында халык белән очрашты. Җылы клубка актив халык зал тутырып килгән. Җирлек башлыгы Хәлим Ибәтов узган елда башкарылган эшләре турында тәфсилләп сөйләде, Данышта бер гаиләнең "шайтан суы"на ияреп түбән тәгәрәвенә борчылуын әйтте, чөнки гаилә башлыгы алтын куллы ир. Булган проблемалар акрынлап хәл ителә, су башнясы алыштырылган, зиратлар чистартыла, берүк кешеләр генә актив булса да... Бүлекчә җитәкчесе Самат Сафин да үз юнәлешендәге эшләре белән таныштырды. Чәчүлеккә I класслы орлыклар әзерләгәннәр. Район башлыгы аңардан элек бодай гына чәчә идегез, хәзер күптөрле чәчүлек әзерләгәнсез, дөрес булырмы дип сорады. Җитәкче аңлатма бирде, арпа ындыр табагына кертелмәячәк һ.б. Полиция участковые Илмас Вәлиев биредә җинаятьләр булмавын, әмма берничә гаиләнең тәртипсезлегенә басым ясады. Аннан соң язмача һәм телдән бирелгән күп санлы сорауларга Зөфәр Гарәфиев җавап бирде. (Интернет челтәре сыйфаты түбән, терлеккә укол кадау мәшәкатьле, укучылар өчен ышыкланыр урын-будка кирәк, юл чистарту, сөт бәясе түбән булу, биредә дә терлек тотучы пенсионерларга ярдәм күрсәтмәү әйтелде). Сораулар барысы да контрольгә алынды. МР башлыгы гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган Зәкәрия Җәләловны үткән туган көне белән котлады, җавабында пенсионер дәү рәхмәтен белдерде һәм берничә гозер әйтте, алар үти алмаслык түгел, контрольгә алынды. Шуннан соң Зөфәр Галимуллович район яңалыклары белән таныштырды. "Кама Тамагы" АХП җитәкчесе урынбасары Нурдан Шәйморзин алдынгы сыер савучы Дания Гайнетдиновага мактау кәгазе тапшырды, юбилее белән котлады. Галимулла Яруллин Мәүлид ае уңаеннан борынгы бабаларыбызның матур йолаларын яңарту, сәдаканы тиешле урынга сарыф итү хакында сөйләде. Соңыннан һәр ике җирлектә дә район башлыгы шәхси сораулар белән гражданнар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев