Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Яңа юллар авылны яшәтә

2012 елга муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында чираттагы гражданнар җыелышы узган җомгада Варварино һәм Олы Бортас авыл җирлекләрендә үткәрелде. Шунысы шатлыклы, хәзер җыелышларда кискен, тәнкыйти мәсьәләләр күтәрелми, чөнки алдагы җыелышларда күтәрелгән күп кенә проблемалар, шул исәптән юллар төзелеше, су кертү кебек капиталь салымнар...

2012 елга муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында чираттагы гражданнар җыелышы узган җомгада Варварино һәм Олы Бортас авыл җирлекләрендә үткәрелде.
Шунысы шатлыклы, хәзер җыелышларда кискен, тәнкыйти мәсьәләләр күтәрелми, чөнки алдагы җыелышларда күтәрелгән күп кенә проблемалар, шул исәптән юллар төзелеше, су кертү кебек капиталь салымнар таләп иткән мәсьәләләр хәл ителә бара.
Көрәле авылында яшәүчеләр муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевка авылга кадәр салынган юл өчен рәхмәт белдерде. "Без шәһәр шартларында яшибез, юллар яхшы, авыл эчендәге юлларга да вак таш җәелде",-диде алар.
Җирлек башлыгы Рушан Нотфуллин узган ел эшләнелгән эшләргә отчет ясады. Ул билгеләп үткәнчә, юлларны тәртипкә китерү өстендә күп эшләнгән, 2000 тонна ташлы грунт кайтартылган, укучылар мәктәпкә автобус белән йөри, Бөек Ватан сугышы ветераны яңа йортта өй туе үткәргән. Агымдагы елга билгеләнгән эшләрдән Көрәле авылы урамнарына таш җәергә, Варваринода 1200 метр суүткәргеч салырга кирәк (торбалары сатып алынган). Җирлек башлыгы авылдашларын торак пункт һәм зиратны төзекләндерү эшендә актив катнашырга чакырды һәм 5 майда Көрәледә авыл көне үткәреләчәген әйтте.
Аннан соң «Кама Тамагы» АХПның Варварино бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сабиров сүз алды, ул билгеләп үткәнчә, киләсе ел уңышына нигез салынган. Ул моның өчен механизаторларга рәхмәт белдерде. "Сөт саву һәм уртача көнлек үсеш күрсәткечләре узган елгы күрсәткечтән югарырак булса да, эшләнәсе эшләр шактый, азык базасы яхшы, яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен барлык шартлар да бар",-дип ассызыклады ул. Зөфәр Галимуллович үсемлекчелектә җитешсезлекләргә юл куярга ярамаганлыгын искәртте. Дамир Вәкил улы лаеклы ялга киткән хөрмәтле хезмәткәрләр Гөлфия Мәҗитова, Ильяс Сәлимуллин, Рузалия Рәхмәтуллина, Рәшит Җәләлов, Халидә Мифтахова, Ирина Медведевага кыйммәтле бүләк тапшырып, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Җир пайлары арендасы өчен ашлык белән түләнгән, әмма җир милекчеләре арендага печән һәм салам да алырга телиләр. МР башлыгы билгеләп үткәнчә, терлек асраучы халыкның, аеруча пенсионерларның теләкләрен исәпкә алырга кирәк. МР башкарма комитеты каршындагы административ комиссия секретаре Геннадий Вахромов төзекләндерү кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җәзаны катыландыру турында сөйләде. Биредә Дамир Вәкил улы чәчүләрне таптату очраклары булуын искәртте һәм моның өчен нинди җәза каралуын аңлатты.
Олы Бортас авылында авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радик Сәгъдиев узган җыелышта контрольгә алынган мәсьәләләр үтәлеше турында отчет ясады: Олы Бортаста тукталыш павильоны куелган, мәдәният йорты котельнясы түбәсе алыштырылган һәм яңа казаннар куелган, Ленинград урамына су колонкалары ремонтлау өчен кирәкле материал кайтартылган, биредә суүткәргеч торба алыштырылган; Кече Бортаста чишмә ремонтланган, июль-август айларында Һ. Такташ урамында электр баганалары алыштырылачак; Балчыклыда урамнарга асфальт җәелгән; күл казылган, иске мәктәп сүтелгән, каты көнкүреш калдыклары полигонын тиешле хәлгә китергәннәр, мәдәният йортына косметик ремонт ясалган. Киләчәктә Балчыклыда чишмә төзекләндереләчәк, Олы Бортаста суэтэм башнясы ремонтланачак.
"Кама Тамагы" АХПның Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Шаһиев үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге эшләр торышы белән таныштырды. Хуҗалыкта сөт саву һәм уртача көнлек үсеш күрсәткечләре АХПдагы күрсәткечләргә караганда югарырак. Әмма бозаулар үлә икән, чөнки аерым карау мөмкинлеге юк. Шулай ук эшче куллар да җитешми, аларны Марий Эл һәм Чувашиядән чакыралар. Җир пайлары арендасы түләүгә ашлык, печән һәм салам биргәннәр. Полициянең участок уполномоченные Илмас Вәлиев җирлектә сукбай этләрнең күп булуын, хуҗаларның этләрен бәйгә куймауларын билгеләде һәм куркынычсызлык максатларында бу җитешсезлекне бетерергә киңәш итте.
Авыл халкы күперне ремонтлау, тукталыш павильоны кую, сөтне сату бәясе түбән булуы, квитанцияләргә кулланылган газ өчен күрсәткечләрне арттырып язу, торак пунктта машиналарның зур тизлек белән йөрүләре, телефон элемтәсенең сыйфаты, авыл эчендәге юлларга вак таш салу, шулай ук мәчет территориясендә телефон элемтәсе баганасының авуы турындагы мәсьәләләрне күтәрде, боларның барысына да җавап бирелде. Зөфәр Галимуллович узган елда районның үсеше турында мәгълүмат бирде, агымдагы елга инвестицияләр турында сөйләде, ике җыелышта да халыкны дәүләт программаларында активрак катнашырга, гаилә фермалары ачарга, авылларны төзекләндерүдә инициатива күрсәтергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X