Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Эшкә бәя бирелә

Узган чәршәмбедә районда 2012 елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча гражданнар җыелышы башланды. Аларның беренчесе 16 гыйнварда Олы Карамал авыл җирлегендә үткәрелде. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. Җыелыш башланганчы район хезмәтләре вәкилләре кызыксындырган сораулары буенча гражданнар кабул итте. Һәрвакыттагыча халык аз җыелган иде. Җыелышка килмәүчеләр хакында...

Узган чәршәмбедә районда 2012 елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча гражданнар җыелышы башланды.
Аларның беренчесе 16 гыйнварда Олы Карамал авыл җирлегендә үткәрелде. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты.
Җыелыш башланганчы район хезмәтләре вәкилләре кызыксындырган сораулары буенча гражданнар кабул итте. Һәрвакыттагыча халык аз җыелган иде. Җыелышка килмәүчеләр хакында ирексездән аларны туган авыллары язмышы, аның проблемалары кызыксындырмый дигән фикер туа.
Эшчәнлек йомгаклары турындагы отчет доклады белән җирлек башлыгы Эдуард Байдамшин чыгыш ясады. Үзенең чыгышын ул демографик хәлдән башлады, җир һәм йортларны дәүләт теркәве турында мәгълүмат бирде, узган елда җирлек территориясендә башкарылган эшләргә тукталды: Арх. Келәр һәм Торна авылларында урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән, Олы Карамалда мәчет төзелеше дәвам итә, Бәрлегуҗа буасы плотинасына капиталь ремонт ясалган, Олы Карамалдагы чишмә төзекләндерелгән. Күп кенә мәсьәләләр хәл ителмичә яки ярты юлда төгәлләнми калган. Җирлек башлыгы доклады кыска булды. Халыкны һәм район җитәкчелеген кызыксындырган статистик мәгълүматлар юк иде, ул җирлек эшчәнлегенең барлык якларын тулысынча яктырта алмады.
Зөфәр Галимуллович җирлек башлыгы эшен тәнкыйтьләп, янә бер кат, халык белән үзара аңлашып эшләмәвен билгеләп үтте.
-өстән күрсәтмә бирмичә, инициатива белән бер нәрсә эшләнми. Халыктан читтә торырга ярамый, аңа якын булып, бергәләп эшләргә кирәк. Үз эшен ачу максатында авыл кешеләре өчен гамәлдә булган программалар турында мәгълүмат бирергә һәм киңәшләшергә, торак төзелешендә, эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә кирәк, - диде ул. Халык Бәрлегуҗада клубны ремонтлау, Олы Карамал һәм Бәрлегуҗада зиратларны төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде.
Аннары авыл хуҗалыгы берләшмәсенең Карамал бүлекчәсенең өлкән инженеры, вакытлыча җитәкче вазыйфаларын башкаручы Илнар Галиуллин терлекчелек һәм үсемлекчелек тармаклары эше турында сөйләде. Ул терлекләр азыгының тулы күләмдә әзерләнүен билгеләп үтте. Бөртеклеләр уңышы гектарыннан 20 ц. чыккан, шулай ук 3587 тонна шикәр чөгендере җыеп алынган, уңыш гектарыннан 111 ц чыккан. Җир пайлары өчен аренда түләнгән.
УПФР җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов бу җирлектә теркәлгән ике шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына вакытында түләмәве мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Зөфәр Галимуллович чыгышында районда торак, социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт, авыл хуҗалыгы тармагы турында сөйләде, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр баш санын саклап калу һәм арттыру зарурлыгын ассызыклады.
Бүген районда 7 гаилә фермасы эшли. Район бюджетын формалаштыру, эш урыннары булдыруда аларның ролен билгеләп үтте. авыл халкына ике як өчен дә файдалы булган үз эшләрен ачарга киңәш итте. Халыкның тагында уңышлырак эшләвенә өмет белдерде.
Аннан соң район хезмәтләре вәкилләре Кече Карамал авылына юл алды, анда авыл мәдәният йортында халык белән очрашты. Биредә җыелыш эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты. Башка торак пунктта яшәүчеләр белән чагыштырганда биредә яшәүче халык актив, бу юлы да җыелышка зал тутырып килгәннәр.
Уразлино авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин үз отчетын Уразлино халкын эчә торган су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүләре, моның өчен 2 км. 700 м озынлыкта торба сузып һәр йортка су кертүне эшләнгән эшләрнең иң зурысы дип билгеләп үтте. Бу эшләр "Чиста су" республика программасына кертелгән иде . Бүгенге көндә судан 32 хуҗалык файдалана, аларга судан файдалану счетчиклары куелган. Авыл халкы моның өчен район җитәкчелегенә, шәхсән хакимият башлыгы Зөфәр Гарәфиевка, җирлек башлыгы Мөнир Хәмидуллинга, активистлар Әлфит Хәбибуллин, Илгиз Төхвәтуллин, Мөнир Вафинга эштә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Биредә гадәттән тыш очраклар килеп чыкканда янгын сүндерү өчен халык акчасына кое да ясалган, авыл зиратына инвентарь саклау өчен кечкенә йортчык төзелгән, 6 электр баганасы алыштырылган, язгы ташудан саклану дамбалары күтәртелгән. Кече Карамалда мәчет янына янгын килеп чыккан очракта файдалану өчен су савыты куелган. Халыктан җыелган иганә акчасына мәчетнең җиде тәрәзәсе алыштырылган, Гөлчирә Моталлапова тәкъдиме белән күл чистартылган һәм тирәнәйтелгән. Сатлыган авылында бер чишмә төзекләндерелгән. Сатлыган, Кече Карамал авылларына керү юллары тәртипкә китерелгән. Мөнир Габдулла улы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга түләү мәсьәләсен күтәрде, чөнки кайберәүләр бу хезмәт өчен бөтенләй түләми. Җыелышта катнашучылар төтен юлларын чистарту, автобус рейсларын ачу, Кече Карамал авылында мәдәният йортын капиталь ремонтлау, Кече Карамалда суүткәрү торбаларын алыштыру, электр энергиясе белән өзеклекләрсез тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде. Аннан соң Кече Карамал бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Галиуллин узган эш чорына кыскача күзәтү ясады.
ПФР эше линиясендә Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов чыгышы тыңланды.
Рөстәм Гыйлметдинов район һәм республика тормышындагы хәлләргә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев