Битараф булмыйк!
2013 елда районны социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрдә гражданнар җыелышының чираттагысы Балтач, Олы Кариле, Иске Барыш һәм Иске Казиледә булды. Узган чәршәмбедә Балтачта клубка халык күп җыелган иде, димәк, үз авыллары язмышына битараф түгел. Җыелышны район башлыгы Зөфәр Гарәфиев ачты. Доклад белән авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин чыкты. Авыл...
2013 елда районны социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрдә гражданнар җыелышының чираттагысы Балтач, Олы Кариле, Иске Барыш һәм Иске Казиледә булды.
Узган чәршәмбедә Балтачта клубка халык күп җыелган иде, димәк, үз авыллары язмышына битараф түгел. Җыелышны район башлыгы Зөфәр Гарәфиев ачты. Доклад белән авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин чыкты. Авыл халкы милек хокукын теркәп үз милекләре өчен салым түләргә ашыкмый. Район башлыгы бу уңайдан: "Салымыңны түлә һәм тыныч йокла",- диде. Аннан соң җирлек башлыгы узган ел авыл өчен әһәмиятле акыйгалар: юл һәм ФАП төзелеше, Сөйки юлындагы күперне ремонтлау, авыл эчендәге күперләрне ремонтлау, зиратны чистарту, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү турында сөйләде. Хәниф Гатауллин ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Авыл клубының ишеген ремонтлаганнар һәм идәннәрне буяганнар. Бүген юлларны кардан чистарткан өчен район юл участогына рәхмәтен җиткерде. Зөфәр Галимуллович чыгыш ясаучыны бүлдереп, юлларны кардан чистарту юл хезмәтенең төп бурычы булуын аңлатты.
Җирлек башлыгы шулай ук авылда үткәрелгән җыелышта кабул ителгән һәр йорттан 2 мең сум акча җыю һәм ул акчаны авыл эчендәге юлларны ремонтлауга тоту турындагы карар кабул ителү турында да сөйләде. Район башлыгы бу фикерне хупламады, чөнки һәркемнең кереме төрлечә һәм һәр йорттан да шул кадәр сумманы бирмәскә мөмкиннәр. Төзекләндерү мәсьәләләрен күрше районнардан өйрәнергә, хәтта анда барып тәҗрибә тупларга киңәш итте. Җирлек башлыгы планнар белән таныштырды: урамнарны вак таш җәюгә әзерләү, суэтем башнясын әйләндереп алу, суэтем башнясы территориясендә электр җиһазлары өчен бина төзелеше, мәдәният йортын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләрен дәвам итү.
ТИҖ рәисе Шәүкәт Хәйруллин авыл эчендәге юлларны ремонтлауга тукталды һәм форсаттан файдаланып, район башлыгыннан ярдәм сорады. Район башлыгы исә авыл ихтыяҗлары өчен акчаны авыл җирлекләре өчен республика программаларында катнашып, үзләренә эшләү мөмкинлеге булуын аңлатты. Полициянең участок уполномоченные Илмаз Вәлиев торак пункттагы криминоген хәлгә бәя бирде.
"Кама Тамагы" АХПның Балтач бүлекчәсе вәкиле Рөстәм Вафин үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге эшләр белән таныштырды.
Катнашучылар алдында Балтач авыл җирлегеннән район Советы депутаты үзәк дәваханә баш табибы Ильяс Миңневәлиев та чыгыш ясады.
Олы Кариледә җыелышка халык аз килгән иде.
Җыелышта катнашкан район башлыгы Зөфәр Гарәфиев сүзне авыл җирлегенең оештыру эшеннән башлады. "Бүгенге очрашулар җыелышларга даими килүче район хезмәтләре өчен түгел, авылда яшәүчеләр өчен оештырыла",-- диде.
Җыелышны авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин дәвам итеп, башкарылган эшләргә тукталды: болар урта мәктәп бинасының түбәсен ремонтлау, зиратны әйләндереп алу, авыл эчендәге юлларга вак таш җәю, каты көнкүреш калдыкларын җыештыру. Аннан соң үзен яхшы оештыручы буларак күрсәткән, элеккеге Олы Кариле урта мәктәбе директоры Илсур Кәримуллин ТИҖ эше турында сөйләде, җирле үзидарәнең билгеләнгән планнарына тукталды. Зөфәр Галимуллович аның фикерләренә төзәтмә кертте. Полициянең участок уполномоченные Илмаз Вәлиев һәм "Олы Кариле"ААҖ җитәкчесе Вәкил Касыймов чыгышларын да тыңладылар. 2012 ел белән чагыштырганда савым сыерларының баш саны кимүгә карамастан, 2013 елда биредә сөт һәм ит сату күрсәткечләре яхшырган. Зөфәр Галимуллович аларның эшен хуплап, райондагы башка бүлекчәләр белән чагыштырганда отышлырак эшләвен ассызыклады. Олы Кариле авыл җирлегеннән муниципаль район Советы депутаты Азат Хикмәтуллин округта башкарылган эшләргә отчет ясады. Җыелышка район башлыгы Зөфәр Гарәфиев йомгак ясап, үз чыгышын тулаем район буенча терлекчелектәге эшләр турындагы саннардан башлады. Гаилә фермалары төзү, аларны үстерүгә тукталды аннан соң җирлек башлыгына хуҗасыз корылмаларны ачыклап, аларны кадастр исәбеннән төшерергә һәм сүтәргә киңәш итте. Залдан откан грантны тотуга, һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәлне ремонтлауга һ.б. кагылышлы сораулар бирелде.
Иске Барышта җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин узган елда башкарылган эшләрен матур итеп сөйли алмады: "Мәчет улагы" чишмәсенең рәшәткәләрен дә алыштырганнар, Барышта зират территориясен әйләндереп алырга кирәк. Үз чыгышын пессимистик рухта тәмамлады: «Нишләрбез икән?». Газинур Әүхәт улы читтән ярдәм көтмичә үзеңә эшләргә кирәклеген ассызыклады, чөнки авылда сезгә яшисе. ТИҖне (ТОС) хезмәттәшлеккә тартып бергә эшләргә кирәк. Район газ хезмәте җитәкчесе Руслан Өлфәтов халыкка 2015 елның 1 гыйнварына кадәр газ счетчиклары куярга кирәклеген аңлатты. Халык газ казаннарын ике контурлыга алыштыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сорау бирде һәм мондый җавап алынды: "казанның урынын алыштырырга кирәк булганда эшләрне подрядчы башкара, әгәр юк икән- үзебез ярдәм итәбез". Кыртапада авыл клубы реконструкцияләнә. Авылда күпер һәм юллар мәсьәләсе проблема булып кала. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров салым җыю турында сорау бирде, хуҗасыз объектларны рәсмиләштерү белән кызыксынды. Биредә бары тик бер генә объект рәсмиләштерелмәгән. Район прокуроры үз исеменә мөрәҗәгать язарга киңәш итте һәм хуҗасыз объектларга инвентаризация үткәрү эшендә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
Кыртапа авылына керү юлын су басу турында Азат Шәрәпов борчылып чыгыш ясады.
«Кама Тамагы» АХПның Иске Барыш бүлекчәсе җитәкчесе Мөсәлим Сабиров узган елда терлекчелек һәм үсемлекчелек тармагындагы күрсәткечләргә тукталды. Тиешле күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге бирмәгән сәбәпләрне атады. "Терлекчелек - тере завод ул, алдагы ел белән чагыштырганда күрсәткечләр түбәнрәк, ә үсемлекчелектә - уртача күрсәткечләр районда башка бүлекчәләр белән чагыштырганда югарырак".
Техника яхшы, үз көчләренә таянып эшләрлек, әле күршеләргә дә булышалар. Бүлекчә җитәкчесе алдынгы механизаторларның фамилияләрен әйтеп үтте. Мөсәлим Сабиров җыелышка безнең басуларда районлашкан "Татьяна" сортлы арышны алып килгән, ул яшел, сусыл һәм бик матур үсә (рәсемдә).
Җир пайлары өчен бурыч юк. Бүлекчә җитәкчесе үзара аңлашып, бердәм эшләү теләген белдерде. Депутат буларак, Кыртапа юлына һәм Барыш фермасына кадәр вак таш җәелүен билгеләде. Полициянең учсток уполномоченные Илмаз Вәлиев хуҗасыз этләрнең күп булуын әйтеп үтте.
Караталда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев сөйләде. Узган ел төзекләндерү планында күп эш башкарылган. Җирлек башлыгы бу эшләрдә башлап йөрүчеләргә һәм актив катнашучыларга рәхмәт белдерде, чөнки авылның матурлыгы халыкның үзе өчен кирәк.
Ул бүгенге көндә татар халкына хас булмаган эчүчелек мәсьәләсенә борчылуын белдерде.
«Узган ел тагын бер әбине картлар йортына илттек, бусы җиденчесе инде! Авыл өчен бик күңелсез хәл".
ТИҖ төркеменә кергән Равил Кадыйров авыл проблемаларына тукталды. Аннан соң халык үзләрен борчыган сорауларны бирде. Алар хуҗалыкны яңадан торгызу, өч һәм аннан да күбрәк сыеры булган хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары алуга субсидия бирелмәве, ашханә эше ябылу, эчә торган суның сыйфаты начар булуы һ.б.турында иде.
Полициянең участок уполномоченные Илмаз Вәлиев авыл җирлегендә бер җинаять теркәлүен әйтте. Шул ук вакытта алдакчылардан сак булырга киңәш итте һәм бер мисал китерде: Атабай авылында яшәүче ир-ат 65 мең сум акчасын алдакчыларга күчергән. Участок инспекторы туберкулез авыруыннан интеккән авылдашлары белән аралашучыларга тикшерү узарга киңәш итте. Аннан соң Ленин исемендәге хуҗалыкны берничә ел җитәкләгән Мидхәт Гыймадиев хуҗалыктагы билгесезлек турында сөйләде. Хуҗалыкта эшләүчеләр хезмәт хакы ала алмый, ә яшәргә кирәк.
Чыгышларны йомгаклап, МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин иң элек халык сорауларына җавап бирде, бердәм булып, бер береңне аңлап эшләгәндә генә барлык проблемаларны хәл итү мөмкинлеген әйтте. Ике авыл җирлегендә дә узган ел районны социаль-икътисадый үстерү планында башкарылган эшләр турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев