Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Бер-береңне тыңларга һәм ишетергә

Гражданнарны гомумроссия кабул итү көненә әзерлек кысаларында районда муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле сәяси бүлекчәсе секретаре Зөфәр Гарәфиев шәһәр һәм авыл җирлекләрендә гражданнарны күчмә кабул итә. Узган чәршәмбедә район башлыгы Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Осинники Осинники мәдәният йортындагы очрашу халык белән аралашудан башланып китте....

Гражданнарны гомумроссия кабул итү көненә әзерлек кысаларында районда муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле сәяси бүлекчәсе секретаре Зөфәр Гарәфиев шәһәр һәм авыл җирлекләрендә гражданнарны күчмә кабул итә.
Узган чәршәмбедә район башлыгы Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты.
Осинники
Осинники мәдәният йортындагы очрашу халык белән аралашудан башланып китте. "Поселок ничек яши, үзегезнең хәлләр ничек?" Зөфәр Галимулла улы катнашучыларга шулай мөрәҗәгать итте. "Поселок картая, туйлар үткәрелми, балалар тумый. Юл булмагач бирегә яшәргә кайтучылар да юк", - дип җавап бирде осинникилылар.
Осинники, Ишем һәм Шәпкә - әлегә районда шушы торак пунктларга юллар юк, дип билгеләде район башлыгы. Ул һәр җирлектә территориаль иҗтимагый үзидарә оештыру мөмкинлеге турында сөйләде, шул вакытта уйланылган һәм уңышлы "Бизнес проектлар" булган очракта поселокны төзекләндерүгә грант отып авыл эчендәге юлларны карау мөмкин булачак.
Осинники авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Сәфәров агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында сөйләде. Осинникида поселокны төзекләндерү буенча шактый эш башкарылган: урамнардан чүп-чар даими җыела, территорияләрне чүп үләннәреннән чистарту өмәләре үткәрелгән, зират җыештырылган. Шушы көннәрдә су җыю багы алыштырылган, аңа яңа торбалар куелган.
Зиратны сетка-рабица белән әйләндереп алганнар, агачлар киселгән, капка һәм будка куйганнар. Шулай да поселокта эшләнәсе эшләр күп әле: юлларны тигезләргә, чүп-чарны җыештырырга, тукталыш павильоны куярга кирәк. Поселокка кергәндә юл кырыенда наратлар алдында өрәнгеләр үсә. МР башлыгы юл хезмәте белән бергә өрәңгеләрне кисеп, яңа тишелеп чыккан нарат үсентеләрен юл кырыена утыртырга киңәш итте.
"Ак Барс Холдинг"ның Осинники бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Каляшин агымдагы елның 9 аенда телекчелектәге һәм үсемлекчелектәге эшләр белән таныштырды.
Бүлекчәдә 966 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнмәгән, шуңа күрә аны Тәмтедән һәм Сөйкидән кайтартырга туры киләчәк. Зөфәр Галимулла улы, проблемалар килеп чыкмасын өчен терлек азыгын көзен җир туңгач тиешле күләмдә кайтартырга киңәш итте.
Полиция участок уполномоченные Илнур Гыйниятов җирлектәге криминоген хәл белән таныштырды.
Ул билгеләп үткәнчә, Осинникида яшәүче мәктәп яшендәге сигез баланың өчесе КДНда исәптә тора.
Зөфәр Галимулла улы слайдлар күрсәтеп, муниципаль районның 9 айда социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.
Ул торак, сәламәтлек саклау объектлары төзелеше һәм файдалануга тапшыру күләме, социаль-мәдәни-көнкүреш объектларына, юлларга ремонт һәм төзелеше, «Чиста су», «Кулай мохит» программаларын гамәлгә кую турында мәгълүмат бирде. Авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлнең район өчен көнүзәк булуын билгеләп үтте. «Без биредә барлык юнәлешләр буенча үз позицияләребездән калышабыз», - диде Зөфәр Галимулла улы.
Аннары район башлыгы залдан элемтәгә, котырган төлкеләргә, Тәмте амбулаториясендә атнага ике тапкыр гына булса да педиатр кабул итүенә кагылышлы һәм башка сорауларга җавап бирде.
Тәмте
Очрашуда Тәмте авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов 9 айда башкарылган эшләргә отчет ясады, авыл проблемалары турында сөйләде. Җирлектә Тәмте һәм Лабыш авылларында урам фонарьлары куелган һәм алыштырылган, халык ярдәмендә Тәмтедә, Ясная Полянада эчке авыл юллары тигезләнеп, чуер таш җәелгән. Лабышка кадәр юл төзелеше зур вакыйга булган.
- ТБО чыгару буенча зур чыгымнар җирлеккә төшә - дип билгеләп үтте аның башлыгы. Халык ТБО чыгаруга килешү төземи, ә вакытлы полигонга чыгарылучы чүп-чар күләме зур. Ел башыннан поселокны төзекләндерүгә 2 млн. 400 мең сум акча тотылган. Җирлектә авылны , юлларны, зиратны чүп-чардан арындыру буенча өмәләр даими үткәрелә. Җирлек башлыгы әлеге чаралардан актив катнашкан өчен авыл халкына рәхмәтен белдерде. «АК Барс Холдинг»ның Тәмте бүлекчәсенең агымдагы елның 9 аендагы эше турында аның җитәкчесе Константин Арсенов сөйләде. Ул терлек азыгының җитәрлек күләмдә әзерләнүен билгеләп үтте, бөртеклеләрдән түбән уңыш алуга зарланды, җир пайлары өчен бүлекчәнең хезмәткәрләргә терлекчелек продукциясе белән исәп-хисап ясалуын әйтте. Полиция участок уполномоченные Илнур Гыйниятов җирлектә криминоген хәл турында сөйләде.
Осинникида чыгышны йомгаклап, Зөфәр Галимулла улы мондый очрашуларда хәл итәргә кирәк булган дөрес мәсьәләләр күтәрелүен билгеләп үтте. « Кабинетта утырып, урындагы хәлләрне белеп булмый», - диде ул.
Ә тәмтелеләргә Зөфәр Галимулла улы болай диде: «Авыл өчен беренче чиратта кирәк булган стратегик мәсьәләләрне халык белән тикшерергә кирәк. Әгәр сез сүлпән булып, сораучы ролендә генә чыксагыз, без берни дә эшли алмыйбыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев