Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Авылның үз мәшәкатьләре

Бу көнне беренче җыелыш Келәнче авылында булды. Җыелышка килгән район хезмәте вәкилләре һәм авыл халкы клубка җыелды. Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев клубка килеп кергәч җыелышка килүчеләр арасында авылда яшәүчеләргә караганда район вәкилләренең күбрәк булуын күреп гаҗәпләнде. Ул бу хәлгә аңлатма бирә алмады, җыелыш билгеләнгән вакыт (җыелыш көндезге 11.00гә билгеләнгән иде)...

Бу көнне беренче җыелыш Келәнче авылында булды. Җыелышка килгән район хезмәте вәкилләре һәм авыл халкы клубка җыелды. Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев клубка килеп кергәч җыелышка килүчеләр арасында авылда яшәүчеләргә караганда район вәкилләренең күбрәк булуын күреп гаҗәпләнде. Ул бу хәлгә аңлатма бирә алмады, җыелыш билгеләнгән вакыт (җыелыш көндезге 11.00гә билгеләнгән иде) алар өчен иртә булганмы, яисә башка сәбәпләр бармы? Әлбәттә, моны ачыкларга кирәк. Халык аз булса да җыелышны башладылар. Иң элек сүз җирлек башлыгы Дамир Кадыйровка бирелде, ул башкарылган эшләр турында сөйләде, хәл ителергә тиешле проблемаларга тукталды. Авылдан Бортаска кадәр юлда үскән агачлар билгеле бер кыенлыклар тудыра. Район башлыгы бу мәсьәләгә игътибар биреп, җаваплы затларга хәл итәргә кушты. Авыл эчендәге юлларны җирле фермерлар чистартып тора. Алар авыл тормышына кагылышлы башка эшләрдә дә актив катнашалар.

Җирлек башлыгы район башлыгы исеменнән аларга рәхмәт белдерде. Моннан тыш, Дамир Кадыйров авылдагы бердәнбер сәүдә ноктасы, янгын депосы эше, мәктәп автобусы өчен тукталыш кую турында да сөйләде. Җыелышта сүз шулай ук авыл җирлегендә спортны үстерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр бар, әмма тренер юк. Бу сорауга мр башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин һәм РОО җитәкчесе Илшат Гомәров җавап бирде. Авыл җирлегенә тренер штаты билгеләнгән.

Аннан соң сүз территориаль иҗтимагый җирле үзидарә активисты Рәисә Хәсәновага бирелде. Ул үз исеменнән төрле бәйрәмнәр үткәрүдә катнашучыларга, зират җыештыруга баручыларга рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта җирлек башлыгы Дамир Кадыйровка да рәхмәтен җиткерде. Район үзәгендә сугышчы-интернационалчыларга һәйкәл кую идеясе аларга бик ошаган. Халык авылдан сугышта катнашучылар истәлегенә һәйкәл куярга тели. Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев активист Рәисә Хәсәнованың фикерен хуплады. Бәки авылыннан территориаль иҗтимагый җирле үзидарә вәкиле үз чыгышында шулай ук район башлыгыннан авылга керү юлын ремонтлауда ярдәм күрсәтүен үтенде, чөнки язгы-көзге чорда авылга керерлек түгел. Ә менә Атабайда бу эшне башкарып чыкканнар.

Башкарылган эшләре турында полициянең участок уполномоченные Илмаз Вәлиев һәм "Кама Тамагы" АХПның Келәнче бүлекчәсе вәкиле Рәис Хәйриев отчет ясады.

Келәнче авыл җирлегеннән муниципаль район Советы депутаты район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин округта башкарылган эшләргә тукталды.

Аннан соң Зөфәр Гарәфиев җыелышка йомгак ясап, районда республика һәм Федераль программаларны тормышка ашыру йомгакларына тукталды, катнашучыларның игътибарын агымдагы елга билгеләнгән планнарга юнәлтте.

Ахырдан авыл халкы үзләрен борчыган сораулар белән район башлыгына мөрәҗәгать итте. Алар үзәк дәваханәдәге лифт эше (бу проблема якын арада хәл ителәчәк), районда "Фоника гипс" предприятиесе эшли башлаганлыктан Тенеш штпдагы гипс руднигының рентабельлеге турында иде.

Икенче җыелыш Олы Салтыкта булды.

Биредә халык активрак, келәнчелеләргә караганда халык та күбрәк килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов авылда башкарылган эшләр турында сөйләде. Авылда кәрәзле телефоннардан сөйләшеп булмый, шуңа күрә вышка кую мәсьәләсен күтәрделәр. Күптән түгел генә авыл халкы сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавын сәбәп итеп, аңардан баш тарткан булганнар. Мәчет тә җылытылмый икән. Зөфәр Галимулла ул бу мәсьәләдә зур проблема күрмәвен әйтте, әгәр тырышсаң, хәлдән чыгу юлын һәрчак табарга мөмкин һәм моны ничек эшләргә кирәклеген аңлатты.

Җирлек башлыгы авылда яшәүчеләрнең өмәләргә, аерым алганда, зират җыештырырга халыкның аз килүен билгеләде.

Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Айрат Кадыйров җирле үзидарәдә планнар турында сөйләде, аерым алганда: авыл эчендәге юллар торышын яхшырту, авылны төзекләндерү- халыкны чишмә суы белән тәэмин итү, өлкән яшьтәгеләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү, шулай ук халык фикеренә колак салып аларның теләкләрен җирле җитәкчеләргә җиткерү.

Зөфәр Гарәфиев барлык чыгышларны да игътибар белән тыңлап, территориаль җирле үзидарә эшенә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Шулай ук халык белән уртак тел табып эшләргә кирәк. Муниципалитетлардан кергән тәкъдимнәрне дәүләт финанс ягыннан яклаячак.

Олы Салтык авыл җирлегеннән муниципаль район советы депутаты Миңнур Нәбиуллин округта башкарылган эшләргә отчет ясады. Ул билгеләп үткәнчә, халык проблемаларын шунда ук хәл итәргә тырышалар. Ә оперативлык өчен җирле үзидарәнең дә кушылуын сорады. Халыктан торф катламын бозмауны үтенде, чөнки бу гамәлне экология хезмәте тикшереп тора. Авылда яшәүчеләр район башлыгына клубны ремонтлау, мөгезле эре терлек үрчетүчеләргә ярдәм күрсәтү турында сорау бирделәр.

Район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин чыгышларга йомгак ясап, районның социаль-икътисадый үсеш планнары турында сөйләде.

Узган елда муниципаль берәмлекне социаль икътисадый үстерү йомгаклары һәм 2014 елга билгеләнгән планнар турында чираттагы җыелыш Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә үткәрелде.

Осинникидагы очрашу эшлекле шартларда үтте. Отчет доклады белән Әхәт Сәгъдиев чыкты. Узган ел Осинникида поселокны төзекләндерү планында күп эшләр башкарылган, урамнардан чүп-чар даими җыела, территориядән чүп үләннәре чабылган, зират җыештырылган. Шул ук вакытта суэтем башнясы багы, аңа килүче торбалар алыштырылган. Зиратны әйләндереп алганнар, андагы агачлар киселгән, капка һәм йортчык куелган. Авылда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен тукталыш павильоны бар. Җирлек башлыгы осинникилылар өчен проблемалы булган мәсьәләләрне дә яктыртты. "Кама Тамагы" АХП хезмәткәрләре хезмәткә түләүдән канәгать түгел, бу хезмәт хакын тоткарлауга гына түгел, аерым эш төрләре нормасына да кагыла. Юлларның төзексезлеге биредә җыелыш саен күтәрелә. Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев шул уңайдан аңлатма бирде: "Осинникига кадәр юл төзелеше планга кертелгән, әмма шул юлдан үткән нефть үткәргече эшләрне тоткарлый. Аның өчен махсус саклагыч футляр кирәк, ә ул бик кыйммәт тора.

Җирлек башлыгы халыкка территориаль иҗтимагый җирле үзидарә төзү тәкъдиме белән чыкты.

"Кама Тамагы" АХПның Осинники бүлекчәсендә 2013 елгы эш йомгаклары турында авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкиле Владимир Фильченков отчет ясады. Ул терлекчелектәге һәм үсемлекчелектәге күрсәткечләргә тукталды, бу саннар бүгенге көн өчен бер дә шатланырлык түгел.

Җирлектәге криминоген хәл белән катнашучыларны полициянең участок уполномоченные Илнур Гыйниятов таныштырды.

Зөфәр Гарәфиев Федераль һәм республика программалары үтәлеше турында мәгълүмат бирде. "Республикада бүгенге көндә төзелеш буенча 26 программа тормышка ашырыла, безнең район аларның күбесендә актив катнаша",- диде Зөфәр Галимулла ала. Башлык үз докладында муниципаль районның социаль үсеш күрсәткечләренә тукталды.

Электр энергиясенә тарифлар турындагы мәгълүмат белән энергосбытның Кама Тамагы бүлекчәсе директоры Сергей Митрошин чыгыш ясады. Сүз агымдагы елның 1 июленнән республика территориясендә электр энергиясенә түләүгә социаль норма кертергә уйлаулары турында барды, шул уңайдан кулланучылар белән кабат килешүләр төзергә кирәк булачак.

Урыннардан да сорау бирүчеләр булды. Бер хатын-кызның ир туганы үлгән һәм аны Буадагы моргка алып барырга машина тапмаганнар. Шул уңайдан әлеге максатларда үзәк дәваханәдә машина булдырырга тәкъдим итте. Икенче берәү Зөфәр Галимулла улына поселок эчендәге юлларга вак таш салуда ярдәм күрсәтүен үтенеп мөрәҗәгать итте. Әгәр авылда яшәүчеләр үз көчләре белән юлның нигезен булдырсалар, башлык вак таш белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде. Кемдер җир пайлары өчен бирелгән фуражның сыйфатсыз булуыннан зарланды, кемнедер җир пайлары өчен салым исәпләү системасы канәгатьләндерми. Бер механизатор авыл хуҗалыгындагы эш төрләре буенча нормаларны нигезсез арттыруларыннан зарланды.

Әлеге сорауларның барысы да контрольгә алынды, ә бер өлешенә белгечләр шунда ук аңлатма бирде.

Тәмте авыл җирлегендә очрашу бәхәсле булды.

Иң элек җирлек башлыгы Андрей Степанов узган елда башкарылган эшләргә отчет ясады, авылдагы проблемалар турында сөйләде. Тәмте һәм Лабышта урам утларын алыштыру буенча зур эш башкарылган, халык тәкъдиме белән һәм алар катнашында Тәмте, Ясная Полянада авыл эчендәге юллар тигезләнеп вак таш җәелгән. Тәмтедә һәм Свободный труд торак пунктларында ике суэтем башнясы ремонтланган. Җирлекне төзекләндерү буенча да зур эшләр башкарылган. Бүгенге көндә Тукай һәм Ясная Полянада юлларга вак таш җәю, Свободный Трудта электр челтәрен реконструкцияләү мәсьәләсе ачык кала, шул ук вакытта күперләрне ремонтларга һәм реконструкцияләргә, юлларны төзекләндерергә дә кирәк.

Җирлек территориясендә төзелгән территориаль иҗтимагый җирле үзидарәнең инициатива төркеменә кергән Лидия Акутина иҗтимагый җирле үзидарә турында сөйләде: "Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә- халыкның активлык дәрәҗәсе барометры, ул җирле үзидарәне алыштырмый, инициативалы төркем генә. Ул бездә эшли инде". ТИҖ рәисе итеп Александр Хамкин сайланды, аның эше өчен документлар норматив базасы әзерләнә.

Җирлек территориясендәге җинаятьчелек һәм хокук бозулар турында Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин таныштырды. Ул шулай ук Тәмтедәге резонанслы җинаятьләргә дә аңлатма бирде. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров үз чыгышында экстремизм, терроризм, миграция законнарын үтәү проблемаларына тукталды.

"Кама Тамагы" АХПның Тәмте бүлекчәсе җитәкчесе Константин Аксенов бүлекчәнең 2013 елгы эш күрсәткечләре белән таныштырды, узган ел терлекчелек бинасына реконструкция ясалган, фермага яңа сөт үткәргеч куелган, берничә берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.

Тәмте авыл җирлеге депутаты Шәһит Зәйнуллин халыктан үзара элемтәдә конструктив эшләргә чакырды. Җыелышта тәмтелеләр күтәргән күпсанлы сораулар арасында Тәмте урамнарына вак таш җәю, хуҗасыз этләр, Комсомол урамына газ кертү зиратны әйләндереп алу, Идел ярына төшү юлын булдыру, Тәмтедә булган резонанслы авыр җинаятьләрне ачу, чиркәү бинасын һәм җирен рәсмиләштерү һәм кайбер башка сораулар бар иде.

Җыелышны йомгаклап муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бәхәсләшмичә һәм тыныч кына теләсә нинди мәсьәләне уңай хәл итәргә мөмкин.

Территориаль иҗтимагый җирле үзидарәләр эшчәнлегенә тукталып Зөфәр Галимулла улы грантлар бирүдә төрле конкурсларда катнашып, анда оту мөмкинлеген билгеләде. «Җәмәгатьчелек инициативасы һәм хәбәрләшеп эшләү»- җирле үзидарәнең принцибы шулай булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев