Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Авылның киләчәге билгеләнде

Узган чәршәмбедә район авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышларының соңгы икесе үткәрелде. Алар эшендә МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, район хезмәтләре белгечләре катнашты. Узган елдагы эш йомгаклары буенча отчет докладлары белән Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады. Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова җирлек территориясендә районның иң зур предприятиесе -...

Узган чәршәмбедә район авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышларының соңгы икесе үткәрелде. Алар эшендә МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, район хезмәтләре белгечләре катнашты.
Узган елдагы эш йомгаклары буенча отчет докладлары белән Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады.
Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова җирлек территориясендә районның иң зур предприятиесе - «Фоника Гипс» заводы урнашуга бәйле рәвештә авылның киләчәген билгеләде.
Әлеге предприятиедә сөйкилеләрнең күпчелеге үзләренә эш тапты.
Димәк, гаиләгә тотрыклы һәм лаеклы табыш керә. Аннары Людмила Ивановна ел дәвамында авыл җирлегендә башкарылган көндәлек эшләргә күчте: К. Маркс урамында күпер төзекләндерелгән, санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән, табиблык амбулаториясенә һәм Гагарин урамына суүткәргеч салынган. Агымдагы елда бу эш дәвам итәчәк. Райпо кибете эше хәл ителде.
Авылда шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнүче һәм аны зурайтырга теләгән Макаровлар, Григорьевлар, Удачиннар гаиләсе яши, әмма еш кына ит һәм сөтне сату мәсьәләсе барлыкка килә. Узган елда АПК программасы буенча Тураевлар гаиләсенә йорт төзелгән.
Людмила Ивановна үзенең чыгышында җирлекнең барлык халкы катнашкан актив спорт тормышын билгеләп үтте. Сөйкидә кадрлар мәсьәләсе кискен тора- клуб хезмәткәре һәм бердәнбер янгын сүндерү машинасына шофер кирәк.
Аннары җирлек башлыгы даруханә киоскы ачылуга, суэтем башнясына ашыгыч ремонтка, авыл урамнарына чуер таш җәюгә бәйле проблемалы мәсьәләләрне күтәрде, агымдагы елга планнар турында сөйләде.
«Кама Тамагы» АХПның Сөйки бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Борисов узган авыл хуҗалыгы елы йомгаклары турында сөйләде, ул бүлекчә өчен җиңелләрдән булмаган, әмма шулай да билгеле бер күләмдә продукция алынган. 2012 елда бүлекчәнең өч хезмәткәре лаеклы ялга чыккан. Болар биредә озак еллар хисапчы булып эшләгән Нина Большакова, механизаторлар Валерий Лукоянов һәм Владимир Прытков. «Кама Тамагы» АХП директоры рифат Вәлиев аларга рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Полиция участок уполномоченныйлары бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Бикмуллин авыл җирлегендәге оператив хәл турында сөйләде.
МР административ комиссиясенең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов халыкны төзекләндерү кагыйдәләре һәм аларны үтәмәгән очракта кулланылучы административ чаралар белән таныштырды.
«Фоника-Гипс» ААҖ генераль директоры, Сөйки авыл җирлеге депутаты Миндил Шәмсетдинов предприятиенең бүгенге эше һәм якындагы киләчәктә завод җитештерәчәк продукция, завод бүгенге көндә ихтыяҗ кичергән эшче куллар һәм якындагы киләчәккә авылның перспективасы турында сөйләде.
Барлык чыгышлар тәмамланганнан соң залдан авылда медицина хезмәте күрсәтү буенча кайбер сораулар бирелде. Табиблык амбулаториясе терапевты Вера Ерусланова бу уңайдан аңлатма бирде. Шулай ук аванс түләнергә тиешле балалар бакчасына түләү мәсьәләсе дә күтәрелде, бу канәгатьсезлек тудыра. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров ата-аналар взносы турындагы карар нигезендә җавап бирде. Моннан тыш сөйкилеләр Тәтеш һәм Ульяновск ягына автобуслар йөрмәүгә борчу белдерде.
Кирельск. Җирле үзидарә башлыгы Валентина Лазарева еллык отчетны Мор.Каратай авылында күп функцияле үзәк төзелешенә катнашы булучыларга рәхмәт сүзеннән башлады. Аннары ул ел дәвамында җирлек территориясендә башкарылган эшләргә тукталды. Болар-суэтем башнясына ремонт, су колонкаларын чистарту һәм җылыту, Түбән урамда юлны тигезләү, юлларны кардан чистарту. Бу мәсьәләдә «Кама Тамагы»АХП даими ярдәм итә. Шулай ук урам утлары куелган, территория чүп-чардан чистартылган, ТБО чыгарыла, агачлар утыртылган һәм баганалар акланган, Михаил Убиенный җирләнгән территория төзекләндерелгән. Моннан тыш Ишем авылында зират төзекләндерелгән, шунда ук елга аша күпер ремонтланган, юл кырыйлары чаптырылган, СДКа түбәсе төзекләндерелгән һәм бина эчендә косметик ремонт ясалган. Валентина Александровна авылның мәдәни-спорт тормышы һәм юбилярларны хөрмәтләү турында кыскача сөйләп үтте. Ул авылны көндәлек проблемалары турында да әйтеп үтте. Кирельск төп мәктәбенә капиталь ремонт һәм Ишем клубына ремонт, торак пунктта янгын сүндерү гидранты куярга кирәк. Шулай ук ашыгыч хәл итәргә тиешле мәсьәләләргә дә тукталды-ремонтларга яраксыз суэтем башнясын алыштырасы бар.
«Кама Тамагы» АХПның Кирельск бүлекчәсе җитәкчесе Резедә Әсхәдуллина авыл хуҗалыгындагы эшләр белән таныштырды, терлекчелектә һәм үчсемлекчелектә бүлекчә күрсәткечләрен тулаем АХП күрсәткечләре белән чагыштырды. Моннан тыш Резедә ханым бүлекчәдә хезмәт дисциплинасын күтәрде.
МР административ комиссиясе җаваплы секретаре Геннадий Вахромов чыгышы халыкта аеруча күп сораулар тудырды. Катнашучыларны төзекләндерү кагыйдәләре белән таныштырганнан соң, аңа халык кайбер сораулар бирде.
Кирельск авылында яшәүчеләр су сыйфатына һәм аңа түләү, төнлә тукталыш павильонын яктырту, пассажирларны Кирельск авылына кадәр кертмәүче Казан рейс автобус эше, хуҗасыз этләр һ.б мәсьәләләр күтәрелде. Әлеге мәсьәләләрне район башлыгы урынбасары шәхси контроленә алды.
Ике авыл җирлегендә дә йомгаклау сүзе белән Рөстәм Гыйлметдинов чыкты. Йомгак ясап, ул узган елда үзләштерелгән барлык юнәлешләр буенча район инфраструктурасына инвестицияләр турында сөйләде. Рөстәм әфәнде юл, торак төзелеше, ФАП һәм клублар төзелеше һәм реконструкциясе, «Чиста су» программасы эше һәм башка программалар буенча районда үткәрелгән зур эш турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев