Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Авылның киләчәге безнең кулда

2012 елда социаль икътисадый үсеш йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрдәге чираттагы гражданнар җыелышлары узган җомгада Иске Барыш һәм Келәнчедә үткәрелде. Җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин узган елгы эшләрне санады: авыл мәдәният йортының түбәсен буяганнар, иганәче ярдәме белән "мәчет улагы" йортының идәне алыштырылган һәм чишмәне әйләндереп алганнар, укучылар өчен тукталыш павильоны куелган, ул...

2012 елда социаль икътисадый үсеш йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрдәге чираттагы гражданнар җыелышлары узган җомгада Иске Барыш һәм Келәнчедә үткәрелде.
Җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин узган елгы эшләрне санады: авыл мәдәният йортының түбәсен буяганнар, иганәче ярдәме белән "мәчет улагы" йортының идәне алыштырылган һәм чишмәне әйләндереп алганнар, укучылар өчен тукталыш павильоны куелган, ул ата-аналар акчасына төзелгән. Бу эшне Таһир Зөбәеров башлап йөргән.
Язгы ташу вакытында, җирлек башлыгы сүзләренә караганда, Кыртапа авылы икегә бүленеп кала. Авылга яңа дамба кирәк. Илшат Рәхимҗан улы район җитәкчелегеннән ярдәм сорады.
Кыртапа авылында яшәүчеләр кабельле телевидение әбүнәчеләре булырга тели. Бу сорауга РУЭС җитәкчесе Илназ Хөснетдинов җавап бирде. "Киләчәктә барлык торак пунктларга да кабельле телевидение тоташачак, әлегә вакыты турында әйтергә иртәрәк",-диде ул. Җирлек башлыгы халыктан чүп-чарны һәм юынтык суларны урамга түкмәүләрен үтенде.
Кыртапада 24600 сум сәдака акчасына зиратка яңа капка куелган. Биредә шулай ук территорияне зурайтып чүп-чар өчен контейнерлар куярга кирәк. Иске Барыштагы мәчет советы зират ихтыяҗлары өчен акча җыю фонды оештырырга карар иткән.
Авыл җирлегендә Илнур Гыйлфанов умартачылык буенча гаилә фермасы ачкан.
Пенсионер Фәрит Рәхмәтуллин җирләрнең озак рәсмиләштерелүен, моның өчен район үзәгенә 4-5 тапкыр барырга кирәклеген әйтте. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин әлеге проблеманың билгеле булуын һәм киләчәктә "Бердәм тәрәзә" принцибы буенча эшләргә планлаштыруларын әйтте.
Иске Барыш бүлекчәсе җитәкчесе Мөсәлим Сабиров 2012 ел йомгаклары белән таныштырды. Биредә һәр сыер савучыга, ә алар 10, иллешәр баш сыер туры килә. Бер сыер савучыга 25әр баш сыер туры килсә, яхшырак булыр иде. Шулай ук механизаторлар да җитешми. Мөсәлим Әбрар улы иң яхшы сыер савучыларга: Гөлнара Җиһаншинага, Илсөяр Вәлиевага, Финә Гыйззәтуллинага, Гүзәл Җиһаншинага намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Хезмәт хакын бирү буенча хуҗалыкта бурыч шактый. Теләгән кешегә шул хисапка бозаулар бирү мөмкинлеге бар. Ахырдан Мөсәлим Сабиров үзара аңлашып, тырышып эшләргә чакырды. Аннан соң авылда яшәүчеләрнең сорауларына "Кама Тамагы" АХП директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин җавап бирде.
Газинур Габидуллин үз чыгышында киләчәккә планнар белән таныштырды.
Җыелышлар вакытында авылда яшәүчеләрнең район хезмәтләре җитәкчеләре яки вәкилләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.
Келәнчедә дә бу мөмкинлектән файдаланып пенсия фонды, РУЭС вәкилләренә сораулар булды.
2012 елда башкарылган эшләр һәм халыкны борчыган мәсьәләләр турында җирлек башлыгы Дамир Абдуллин сөйләде.
Узган ел тегермән янындагы ремонтланган күпер кабат авария хәлендә - келәнчелеләр бу проблеманы үз көчләре белән генә хәл итә алмый.
Барлык урамнарга да тиешле күләмдә су бирү җайга салынган. Авыл урамнарын тигезләп чыгуга карамастан, яз һәм көз айларында бик начар. Дамир таһир улы сүзләренә караганда, урамнарга таш җәяргә кирәк. Урамнарны чокыр-чакырга әйләндерүче машина хуҗаларын закон буенча җавапка тарту тәкъдиме булды. Зиратны төзекләндерү һәм чистарту өмәсе оешкан төстә үткән, бу эш дәвам ителәчәк.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов «авыл көне»н авылдан чыккан кешеләр үзләренең туган авылларына кулдан килгәнче ярдәм итәрлек итеп үткәрергә тәкъдим итте.
Шулай ук урамнарны чүп-чар белән тутыру да матур күренеш түгел.
МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары комиссия члены Газинур Габидуллин өстәмәләр кертеп, аңлатма бирде. Келәнче бүлеге җитәкчесе Фазыл Вилданов авыл хуҗалыгы елы йомгаклары турында сөйләде. Шулай ук эшче кулларның җитешмәвен әйтте, аларга сыер савучылар һәм ДТ-75 тракторына механизаторлар кирәк. Җир пайлары арендасы өчен ашлык, печән, салам, фураж бирелгән. Урамдагы хуҗасыз этләрдән зарландылар, ата-аналардан берәү мәктәп автобусының салкын булуын әйтте.
Рөстәм Ирек улы үз чыгышында авылга керү юлына ремонт үткәреләчәге турында әйтте, авыл мәдәният йортына да капиталь ремонт таләп ителә. Аннан соң ул 2012 елгы район үсеше һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев