Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Авыл кешеләре яхшы тормышка лаек

    22 октябрьдә Олы Карамал авыл җирлегендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында чираттагы утырыш үткәрелде. Ул җирлек башлыгы Эдуард Байдамшинның 2013 елның 9 аенда башкарылган эш турындагы чыгышы белән башланып китте. Авылны төзекләндерү, санитар чистарту буенча экологик өмәләр оешкан төстә үткән, җирлек башлыгы авыл халкына мәчет төзелешенә керткән финанс һәм...

    22 октябрьдә Олы Карамал авыл җирлегендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында чираттагы утырыш үткәрелде.
    Ул җирлек башлыгы Эдуард Байдамшинның 2013 елның 9 аенда башкарылган эш турындагы чыгышы белән башланып китте. Авылны төзекләндерү, санитар чистарту буенча экологик өмәләр оешкан төстә үткән, җирлек башлыгы авыл халкына мәчет төзелешенә керткән финанс һәм физик ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Олы Карамал һәм Бәрлегуҗа авылларында Авыл көннәре күңелле һәм истә калырлык итеп, күп халык катнашында үткәрелгән. Чараны уздыруда шушы авыллардан чыгучылар, шулай ук монда эшләп киткән элекке җитәкчеләр хәйрия ярдәме күрсәткән. Авыл җирлеге башлыгының халык белән хәбәрләшеп, килешеп эшләве сизелә.
    Эдуард Илгизәр улы билгеләп үткәнчә, кышкы чорда юлларны кардан чистартуда проблемалар булмаган. Урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән. Чүп-чар даими рәвештә айга ике тапкыр чыгарыла. Бәрлегуҗа авылында яшәүчеләрнең 20% каты көнкүреш калдыклары чыгаруга килешү төзергә теләми. Бәрлегңуда авыл зиратын 200 метр озынлыкта әйләндереп алганнар, бу көннәрдә тагын 50 метр җир әйләндереп алыначак. Олы Карамал зиратында 270 метрга баганалар утыртылган, 200 метр рабица сатып алынган. Бу эшләр халыктан җыелган һәм иганәчеләр акчасына алып барыла. Автобус павильоны куелган. Янгын депосы тулысынча җиһазландырылган һәм көтелмәгән очракларда эшкә әзер. Җирлек башлыгы җир һәм милек салымын вакытында түләү мәсьәләсен күтәрде.
    Олы Карамалдагы чишмәне төзекләндерү мәсьәләсе ахыргача хәл ителмәгән. Бәрлегуҗадагы буага ремонт кирәк.
    Аннан "Кама Тамагы" АХПның "Карамал" бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Рәхимов сүз алды.
    Бүлекчәнең 5004га сөрү җире бар. Тулай 3750 тонна ашлык җыеп алганнар. Шуның 2571 тоннасын дәүләткә сатканнар, 544 тоннасын фуражга салганнар. Хезмәт хакы һәм җир пайларына 140 тонна икмәк бирелгән. Складларда 355 тонна бодай, 300 тонна арпа, 80 тонна борчак саклана.
    Бүлекчәдә 900 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлек азыгы кышка җитәрлек күләмдә әзерләнгән, халыкка 122 тонна печән бирелгән. Хәзерге вакытта туңга сөрү алып барыла, техника ремонтлана.
    Җирлек территориясендә өч җинаять кылынган, берничә административ беркетмә төзелгән. Бу хакта полиция участок уполномоченные Илмаз Вәлиев хәбәр итте.
    Җыелышка йомгак ясап, Зөфәр Гарәфиев башлап йөрүче бер-ике кеше белән генә зур теләк булганда да берни эшләп булмавын, проблемаларны бергәләп хәл итү кирәклеген ассызыклады. Эш юк дип зарланырга түгел, ташламалы программалар эшләгәндә теләгән һәр кемгә үз эшен ачу мөмкин булуын кабат искәртеп үтте.. Шул ук көнне халык белән очрашу Олы Кариле авыл җирлегендә урта мәктәп бинасында үткәрелде.
    Агымдагы елның 9 аенда биредә 3 Совет утырышы үткәрелгән. Зират, чишмәләрне төзекләндерү эше алып барылган, һәйкәлләр ремонтланган, урамнарга утлар кую мәсьәләсе хәл ителгән, 4 чүплек бетерелгән.
    Халык уңайлы шартларда заманча яшәргә омтыла: күпләр йорт түбәсен алыштырган, янкорма төзегәннәр, яңа заманча рәшәткәләр, капкалар барлыкка килгән.
    Киләчәккә планнар да билгеләнде: чишмә, зират, күперләрне төзекләндерү эшен дәвам итү, авыл эчендәге юлларны ремонтлау, сулыкларда янгын сүндерү машиналары су алу өчен пирслар булдыру, 2 гидрант урнаштыру. Бу хакта Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин сөйләде.
    Үсемлекчелектә һәм терлекчелектәге эшләр турында бүлекчә җитәкчесе Вәкил Касыймов таныштырды.
    Бөртеклеләр 501га мәйданнан җыеп алынган тулай җыем 9382 центнер, гектарыннан 19 центнер уңыш чыккан. Шулай ук 408га көнбагыш чәчкәннәр, бүгенге көнгә 300га җыеп алынган. 105 гектардан бөртеккә кукуруз җыясы бар, аның гектарыннан 40 центнер уңыш көтелә. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән.
    Бүлекчәдә 731 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 270е- сыерлар. Агымдагы елның 9 аенда 8090 центнер сөт савылган, бер сыерга 3099 кг туры килә. Савылган сөт 100% югары сорттан тапшырылган.
    571 центнер уртача көнлек үсеш алынган, көнлек үсеш 733 грамм тәшкил итә. Хезмәт хакы буенча бурычлар юк.
    400га туңга сөреләсе мәйданнар калган, бу эшне бер атнада тәмамларга уйлыйлар. Киләчәктә яшь үрчем алу һәм савымны арттыру өстендә эшләргә кирәк.
    Полиция участок уполномоченные Илмаз Вәлиев авыл җирлеге территориясендә кылынган хокук бозу фактлары турында сөйләде.
    Җыелыш эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты һәм чыгыш ясады. Ул авыл проблемаларын хәл итүдә үз фикерен әйтте. Килеп туган проблемаларны читтән ярдәм көтмичә, үз көчләре белән дә хәл итәргә омтылу кирәклеген ассзыклады.
    Узган чәршәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Иске Барыш һәм Иске Казиле авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты.
    Иске Барыш. Очрашу җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин чыгышыннан башланып китте, ул башкарылган эшләр һәм проблемалар, киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Узган җыелышта күтәрелгән биш мәсәләнең икесе үтәлгән, Кыртапа авылына кадәр юл проблемалы булып кала. Зөфәр Гарәфиев үз чыгышында ешрак халык контроленә мөрәҗәгать итәргә кирәклекне һәм мөмкинлек булганда һәр авыл җирлегендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр төзергә кирәклеген ассызыклады. Бу күп кенә пробеламаларны урында хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Кабельле телевидение салу бурычы да ачык кала. Хезмәт хакы буенча бурыч турындагы сорауга "Кама Тамагы" АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев җавап бирде. Ул бурычны октябрь ахырына кадәр түләргә вәгъдә бирде, әмма сөт җитештерү һәм туңга сөрү күрсәткечләре өстендә эшләргә кирәклеген әйтте. Шул ук вакытта хәл ителмәгән проблемалар да бар: Кыртапа авылында күперне ремонтлау, тукталыш павильоны кую, киләчәктә Кыртапа авылында клубны ремонтлау планлаштырыла. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, эчә торган суны анализга биргәннәр, ул стандартка туры килеп бетми. "Кама Тамагы" АХПның Иске Барыш бүлекчәсе җитәкчесе Мөсәлим Сабиров узган чорга терлекчелек һәм үсемлекчелектәге күрсәткечләр белән таныштырды. Агрофирма ярдәме белән күп кенә төзекләндерү эшләре алып барыла. Кыртапа күперенә кадәр юлга вак таш җәелгән, шулай ук фермага кадәр юлга һәм машина кую мәйданчыгына да вак таш кайтартылган. Фермада электр чыбыклары тулысынча алыштырылган, реконструкцияләнгән. Сыерлар өчен бозаулату бүлеге төзелгән, димәк киләчәктә яхшы күрсәткечләргә өмет итәргә мөмкин. Мөсәлим Әбрар улы билгеләп үткәнчә, бүлекчәдә эшләүчеләрнең 47 проценты башка республикадан килүчеләр. Бу исә проблемалар тудыра. Терлекләргә кыш өчен азык җитәкрлек әзерләнгән. Техникалары бар, хәтта күршеләргә дә булышканнар. Җир пайлары арендасына печән белән түләү мөмкинлеге бар, әмма пенсионерларга ул кирәкми. Ахырдан Мөсәлим Сабиров үзара аңлашып, бергәләп эшләү теләген белдерде.
    Полиция участок уполномоченные Илмаз Вәлиев бу авыл җирлегендә тыныч яшәүләрен билгеләп үтте. Авыл халкы контрольгә алынган хуҗасыз этләр мәсьәләсен күтәрде.
    Каратал. Җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев үз чыгышын район башлыгы һәм "Красный Восток" холдинг компаниясе исеменнән юбилярларны котлаудан башлады. Сания Зыяфәтова, Нургали Әскәров, Ләлә Нотфуллинага бүләкләр тапшырылды. Аннан соң җирлек башлыгы башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә билгеләнгән планнар белән таныштырды.
    "МР башкарма комитетының соңгы җыелышларында октябрь аеннан халыктан җыелган сөт өчен 14 сум түләнәчәге турында сүз булган иде. Андый сумма алынды. Әмма миңа сөтнең сыйфаты һәм майлылыгы өчен оят",-диде Илдус Хатыйп улы.
    Кулланылган су өчен түләү уңаеннан халык канәгатьсезлек белдергән. Сүз уңаеннан, Кама Тамагы штпда 1 куб.м.су өчен 28,71, Затонда 19,34, барлык авыл җирлекләрендә 17,89 сум түлиләр. Билгесез кешеләр Каратал авылындагы элеккеге балалар бакчасының тәрәзәсен ватып, агачын кисеп матур гамәлләр кылмаганнар... Авылда яшәүчеләр күп кенә яңалыкларга ваемсыз кала. Әмма барыбыз да үзебез өчен яшибез бит!
    Мидхәт Гыймадиев әйтүенчә, хуҗалыкта проблемалар бик күп, ул банкротлыкка чыгу алдында тора. Ноябрь аеннан алар "Красный Восток" компаниясенә күчә.
    Полициянең участок уполномоченные Илмаз Вәлиев спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларның исемнәрен атады.
    Район башлыгы йортлардан спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга кирәклегенә басым ясады. Илмаз Вәлиев бу җирлекнең төзекләндерү буенча башкаларга үрнәк булуын күрсәтте. Биредә халык актив. Алар төрле юнәлештәге күп кенә сораулар бирде. Авылның хөрмәтле кешеләре фамилияләре язылган мемориаль такта кую тәкъдиме кертелде. Шулай ук чишмәләрне саклап калу фикере дә әйтелде.
    Ике авыл җирлегендәге җыелышларга йомгак ясап, Зөфәр Гарәфиев очрашуларда урынлы сорауларның күтәрелүен һәм аларны бергәләп хәл итү мөмкинлеге булуын әйтте. Аннан соң райондагы социаль икътисадый хәл белән таныштырды.
    Гөлшат Шәрәфи, Ләйсән Гыйлметдинова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: