Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Туры элемтә

Авыл кешесенең мәшәкатьләре

Муниципаль район башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында авыл җирлекләрендә узган елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча гражданнар җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы чәршәмбе, 6 февраль көнне, Балтач авыл җирлегендә булды. Биредә халык җыелышларда актив катнаша, шәхси сораулар да күп була. Узган чорга отчет ясап, Балтач авыл җирлеге башлыгы Хәниф...

Муниципаль район башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында авыл җирлекләрендә узган елда муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча гражданнар җыелышлары дәвам итә.
Чираттагысы чәршәмбе, 6 февраль көнне, Балтач авыл җирлегендә булды. Биредә халык җыелышларда актив катнаша, шәхси сораулар да күп була. Узган чорга отчет ясап, Балтач авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин алдагы очрашуда куелган мәсьәләләрнең ничек үтәлүен кыскача анализлап, хәл ителәсе проблемаларга басым ясады: телефон элемтәсе начар эшли, ә абонент түләве тулысынча алына, авылга керү юлындагы күперне ремонтлау, авылдагы фельдшер-акушерлык пунктына ремонт үткәрү һәм аны үз медперсоналлары белән тәэмин итү (әлегә атнага 2 көн Сөйкидән килеп хезмәт күрсәтәләр), мәчет янындагы күперне, улак башын ремонтлау кебек мәсьәләләрне күтәрде, кайберләрен хәл итүдә район хакимиятеннән ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. РУЭС җитәкчесе Илназ Хөснетдинов телефон элемтәсе проблемасы хәт итү агымдагы ел планында каралган дип аңлатма бирде: торак пунктка кадәр җепселле-оптик кабель сузу «Таттелеком»ның агымдагы ел планына кертелгән. Хәниф Гарифуллович шулай ук йорт хуҗаларына этләрне бәйдә тоту мәсьәләсенә дә тукталды. Аларның иректә йөрүе авыл халкы өчен куркыныч тудыра. Кисәтүне искә алмаучыларга штрафлар каралачагы турында кисәтте. Хуҗалык терлекләренә көтүче сайлау һәм аңа тиешле түләү мәсьәләсен дә алдан киңәшеп хәл итүне сорады.
Аннан сүзне КФХның Сөйки бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Борисов алды. Балтачта әлегә кадәр эшләп килгән ферма ябылган - халык эшсез калган, кемнәрдер административ ялда санала, кайберләре хезмәт биржасына баскан. Өч ай хезмәт хакы ала алмыйлар. Шуңа күрә дә эмоциональ чыгышлар булды. Вәрис ага Гыймалов бүген Казан вузларында үзләреннән 14 студент белем алуы, тиешле шартлар булмаганда укуларын тәмамлагач аларның үз авылларына кире кайтулары шикле, дип үз фикерен җиткерде.
Балтач авылы җирлеге территориясендәге криминоген хәл, хәзер киң таралган телефон мошенниклары ятьмәсенә эләкмәү кисәтү чаралары турында полиция участок инспекторы Василий Макарычев сөйләде. Район административ комиссиясенең 2012 елдагы эше хакында аның җаваплы сәркатибы Геннадий Вахромов чыгыш ясады. Агымдагы елның республикабызда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак, һәркем үз территориясендә чисталык һәм тәртипне саклау, законда каралган тәртип бозуларны булдырмау хакында, моның өчен каралган административ чаралар турында аңлатма бирде.
Йомгаклап, хакимият башлыгы Зөфәр Галимуллович авылга керү юлындагы күпер Кече Кариле ягыннан салыначак юлны эшләгәндә уңай хәл ителәчәк, дип белдерде. Халыкның эшләргә теләге булса фермага терлекләр кайтарту мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге хакында әйтте, юкса үзләрендә эшче көчләр булып та, язгы чәчү, урып-җыю хуҗалык көтүен көтү кебек эшләрдә читтән килүчеләрне җәлеп итәргә туры килүен тагын бер кат искәртеп китте. Гаилә фермалары, умартачылык кебек эшмәкәрлек төренә курыкмыйча алынырга чакырды, хөкүмәт, район җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекне ассызыклады. Шулай ук районның социаль икътисадый үсешенә анализ ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев