Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Үзмәшгуль татарстанлыларга «Биржа мәйданчыгы»ннан файдалану мөмкинлеге бирелде

Хәзерге вакытта «Биржа мәйданчыгы»нда 128 тәкъдимнән файдаланырга мөмкин, аларда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алачак.

 ТР Дәүләт заказы агентлыгының «Биржа мәйданчыгы» системасында үзмәшгульләр өчен аерым ресурс барлыкка килде. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта «Биржа мәйданчыгы»нда 128 тәкъдимнән файдаланырга мөмкин. Аларда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алачак», - диелә хәбәрдә.

«Хәзер үзмәшгульләр заказларны бердәм биржа мәйданчыгы аша кабул итә алачак, шуның ярдәмендә аларга коммерция тәкъдимнәре җибәрүгә вакыт сарыф итәргә һәм «салкын шалтыратулар» белән шөгыльләнергә туры килмәячәк. Бу исә эшкуарлык эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итәчәк», - дип шәрехләде әлеге яңалыкны «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер.

Ресурс яңа заказлар эзләү эшен гадиләштерү максатыннан булдырылган. Аның аша онлайн теркәлергә, тәкъдимнәр исемлеге белән танышырга, товарлар, эшләр һәм хезмәтләрне өстәргә мөмкин.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/02/183743/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев