Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанлылар «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия акциясенә кушыла

Казанда Татарстан халыкларының Дуслык йортында диктант язып булачак.

Татарстанда Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 2 ноябрьдә, «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия акциясе узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Акция Россиянең барлык төбәкләрендә дә оештырыла. Татарстан халыкларының Дуслык йорты Казанда чараны үткәрү урыннарыннан берсе булачак. Диктант язуда Россиядә яшәүчеләр һәм рус телен белүче чит ил гражданнары катнаша ала. Аларның белеме, нинди дин тотуы, гражданлыгы һәм яше мөһим түгел.

Диктант биремнәре утыз сораудан тора.  Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы федерациянең һәр субъекты өчен уникаль булачак. Диктантны язу өчен 45 минут вакыт бирелә. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь утыз балл бирелергә мөмкин.

Шулай ук "Зур этнографик диктант" сайтында (www.miretno.ru) онлайн-тест узу оештырылачак.

Әлеге киң колачлы акция инде өченче ел рәттән үткәрелә. Узган елда чара халыкара статус алган – акциягә Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан һ.б. илләр кушылган.

Узган елда диктантны Россия һәм чит илләрдә оештырылган 2600 мәйданчыкта 367 мең кеше язган. Татарстанда акциядә 1405 кеше катнашкан. Чара үтәчәк барлык мәйданчыклар белән диктантның сайтында танышырга мөмкин.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/29/174254/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X