Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда «Театрлы Идел буе» фестивале спектакльләрен телевизордан карап була

Яшь энтузиастларны һәм театр сөючеләрне берләштергән «Театрлы Идел буе» округ фестивале ахырына якынлаша.

 

1 октябрьдән башлап «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Театрлы Идел буе» фестиваленең округ этабында җиңүче булган спектакльләрне карый алачак. Бу хакта фестивальнең оештыру комитеты хәбәр итә.

Яшь энтузиастларны һәм театр сөючеләрне берләштергән «Театрлы Идел буе» фестивале ахырына якынлаша.

Татарстан халкы түләүсез бердәм (8 800 һәм аннан соң спектакль номеры) телефон номеры аша яшь артистларның осталыгына бәя бирә һәм Идел буе федераль округының иң яхшы театраль куелышын сайлый ала.

Һәр спектакльгә тәртип номеры биреләчәк, ул телеэфирдагы спектакльләрне күрсәткәндә экранда урнаштырылачак. Тавыш бирү ноябрьдә узачак.

Бу проектның инициаторы - Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.

Татарстаннан фестивальнең округ, финал этабына Казанның яшь драматургы Сөмбел Гафарова пьесасы буенча куелган «Парковка» спектакле һәм Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган «Жил-пес» мәктәп театр студиясе (Чаллы) тамашасы керде.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/27/194364/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев