Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда Малазияның Джохор штаты солтаны килүен көтәләр

Рөстәм Миңнеханов Ибраһим Исмаил әфәнде белән Малазиягә эш сәфәре вакытында очрашкан һәм аны Татарстанга чакырган.

Татарстан хөкүмәте Малазиянең Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил әфәнденең килүен көтә. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

“Татарстан Президентының Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил әфәнде белән очрашуы югары дәрәҗәдә узды. Ул актив тормыш позициясенә ия, король гаиләсеннән булган кеше. Без солтан җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килер дип өметләнәбез”, - диде министр. Һәм Джохо штаты солтанының Татарстанга килү датасы ачыклана, дип әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ибраһим Исмаил әфәнде белән сентябрь уртасында Малазиягә эш сәфәре белән баргач очрашкан. Татарстан Президенты Малазия штаты делегациясен “Россия – ислам дөньясы” XI Халыкара икътисади саммитына, ә солтанны үзе өчен уңайлы булган вакытка чакырды. Саммит 2019 елның апрель аенда узачак.

Хакимлек итүче солтан Ибраһим Исмаил ибн Әлмәрхүм Солтан Искәндәр Әл-Хаҗи “Джохорның 25 солтаны һәм хәзерге Джохорның 5нче солтаны” титулын йөртә. Asia Russia Daily интернет-журналы хәбәр иткәнчә, солтан мотоцикл спорты җанатары һәм штатта ел саен 1000 мең чакрым арада мотоузышлар оештыра.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172799/

Фото: Фото: архив tatarstan.ru, Михаил Захаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X