Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан Президенты Казан–Чаллы юлы турында: Бу Кама аша күпер кебек хыял иде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.

Бүген Татарстанда “Волга” М7 федераль трассасында Казаннан Чаллыга кадәр булган юлның өч өлеше файдалануга тапшырылды. Юлның төзекләдерелгән өлешенең  гомуми озынлыгы 31 км тәшкил итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлны ачуда катнашты. "Бу трассаны төзекләндерү  - Кама аша салынган күпер кебек зур хыял иде. Биредә юл эшләре катлаулырак булды", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул журналистлар белән дә аралашты. “Шундый стандартлы юллар турында хыяллана да алмый идек. Чит илләрдә йөргәндә аларның алымнарына исебез китә иде, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. – Бу безнең республиканың төп юлы. Биредә күп һәлакәтләр булуын хәтерлибез. Хәзер хәл күпкә яхшырды. Иң мөһиме, М7 трассасы буенча бөтен проектны безнең төзүчеләр эшләп чыкты. Илнең транспорт инфраструктурасы, шул исәптән республиканыкы да, иң яхшылардан берсе булыр дип ышанам”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды. “Безнең Кытай юнәлешенә, М5, М7дә һәм Түбән Кама, Чаллы ягында берничә мөһим юл бар. Безнең барлык тәкъдимнәр буенча эш бара. Планнар зурдан һәм алар тормышка ашырылачак”, - дип йомгаклады Татарстан Президенты.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/17/173594/

Фото: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X