Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләре өчен кирәкле ягулыкны ташламалы бәядән алачак

Республика хуҗалыкларына кыр эшләрен уңышлы башкару өчен 140 мең тоннага якын ягулык-майлау материаллары кирәк.

Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләре өчен кирәкле ягулыкны ташламалы бәядән алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ведомствода исәпләп чыгаруларынча, 2019 елда республика хуҗалыкларына кыр эшләрен уңышлы башкару өчен 140 мең тоннага якын ягулык-майлау материаллары кирәк.

«Бүгенге көндә «Татнефть» компаниясе белән ташламалы бәядән тоннасын 42,7 мең сумга 70 мең тонна дизель ягулыгы сатып алу турында килешү төзелде. Бу язгы чәчүне оптималь срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк», - дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Аның сүзләренчә, язгы кыр эшләрендә, аерым алганда, 11 мең трактор, алтышар мең чәчкеч һәм культиватор, 650 чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Бүгенге көндә хуҗалыкларда тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасының 95 проценттан артыгы ремонтланган һәм язгы чәчү кампаниясенә әзерлек хәленә китерелгән.

«8 апрельдән республиканың барлык районнарында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүләр оештырылачак», - дип искәртте Габдрахманов.

 Фото: архив/Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/08/184124/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X