Идел таннары
  • Рус Тат
  • Сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы урында тора

    Авыл хуҗалыгы оешмаларының тәүлеклек сөт сату күләме 4 процентка артты.

    Тәүлеклек сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан Республикасы алда бара. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Республикада көн дәвамында 3,3 мең тонна сөт сатыла.

    Чагыштыру өчен: Краснодар өлкәсендә тәүлегенә 2,6 мең тонна, Воронежда 1,8 мең тонна сөт сатыла. Россиядә авыл хуҗалыгы оешмаларыннан тәүлеклек сөт сату күләме 42,3 мең тонна. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 процентка артыграк.

     Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/10/173175/

    Фото: архив

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: