«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә

Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.

Җыр сүзләренең авторы – балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева, көен композитор Әнвәр Бакиров иҗат иткән. Әминә Бикчәнтәева – татар балалар әдәбиятына бик күп әсәрләр бүләк иткән язучы. Аның шигырьләре җиңел укыла, бер укый башлагач, аерылып та булмый. Әлеге шигырьләрендә шагыйрә табигатьне җанлы итеп сурәтли. Геройлар җанланып сөйләшәләр, һәр хайван, кош-корт телгә килеп, бала белән аралаша, аны матурлыкны күрергә, сакларга өйрәтә.

«Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм. «СалаваTik»лар башкаруындагы «Әпипә» җыры  интернетта 100 000 карау җыйды. Икенчедән, бүген «Бәтиләр» җыры чыкты. Һәр җырны балаларга тәкъдим итү ул бер бәйрәм кебек. Сабыйлар яңа җырларны шулкадәр зарыгып көтеп ала. Мин һәрвакыт, яңа җырны тәкъдим иткәндә, бераз гына борчылам. Тамашачылар аны ничек кабул итәр? Бу видеоны ошатырлармы? Җырның сүзләрен истә калдыра алырлармы? Менә шундый сораулар килеп баса. Ә «Бәтиләр» җыры өчен борчылырга урын юк. Сүзләре дә җайлы, бик җиңел. Әминә Бикчәнтәеваның теле йомшак. Көен әйтәсе дә юк. Аны мин дә балачактан җырлап үстем. Бүгенге һәр татар баласы бу җырны белеп үсәргә тиеш», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«СалаваTik»лар үзләре дә җәнлекләр, хайваннар турында язылган җырларны җырлавы бермә-бер күңелле диләр. «Мин каникулларны түземсезлек белән көтеп алам. Авылга әбием янына кунакка кайткач, көтүдән сыерларны, сарыкларны каршы алырга яратам. Быел бәтиләрне көтүдән «җырлап» кына каршы алырбыз инде!» – ди, шаяртып, җырчы кызыбыз Эмилия Гарифҗанова.

 1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында узачак концерт программасында да «СалаваTik»лар нәни дусларына «Бәтиләр» җырын  башкарачак. Ә тамашага килгән укучылар аларга кушылып рәхәтләнеп җырлый һәм бии алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 10 ноябрь 2021 - 09:55
    Антоновкада урман утырту
  • 10 ноябрь 2021 - 09:52
    Мордва ансамбленен чыгышы
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 28 июнь 2022 - 17:34
    Бер көне дә эшсез узмый
    Буа районында туып-үскән Виталий Юмановны кыю рәвештә Кама Тамагының үз кешесе дип әйтергә була, чөнки аның хезмәт эшчәнлеге тулысынча диярлек безнең район белән бәйле. Ярты гасырдан бирле ул безнең районда хезмәт куя.
    49
    0
    0
  • 27 июнь 2022 - 12:34
    "Волейбол өчен" - сәламәт яшәү рәвеше өчен
    «Антоновка» социаль-мәдәни үсеш үзәге ("Круглый год" коммерцияле булмаган автоном оешмасы) «ЦКДОН» МБОУ белән берлектә Тимченко фонды ярдәме белән безнең районны социаль-мәдәни үстерү өчен грантлар бүлеп бирде. Куйбышев Затоныннан инициатив төркем "Волейбол өчен" проектын тәкъдим итте.
    200
    0
    0
  • 28 июнь 2022 - 17:34
    Бер көне дә эшсез узмый Буа районында туып-үскән Виталий Юмановны кыю рәвештә Кама Тамагының үз кешесе дип әйтергә була, чөнки аның хезмәт эшчәнлеге тулысынча диярлек безнең район белән бәйле. Ярты гасырдан бирле ул безнең районда хезмәт куя.
    49
    0
    0
  • 28 июнь 2022 - 15:00
    42
    0
    0
  • 28 июнь 2022 - 12:16
    Зөя елгасы буенда безнең артистлар чыгыш ясады Югары Ослан районына җыр һәм уен коралларында башкару осталыгын күрсәтү өчен талантлар җыелды. «Уйна, гармун» гармунчылар, баянчылар, аккордеончылар һәм тальянчылар фестивале Зөя елгасының матур ярында урнашкан Соболевское авылында узды. Бу бәйрәм кунаклары арасында каматамагылылар да бар иде.
    74
    0
    0
  • 27 июнь 2022 - 12:34
    "Волейбол өчен" - сәламәт яшәү рәвеше өчен «Антоновка» социаль-мәдәни үсеш үзәге ("Круглый год" коммерцияле булмаган автоном оешмасы) «ЦКДОН» МБОУ белән берлектә Тимченко фонды ярдәме белән безнең районны социаль-мәдәни үстерү өчен грантлар бүлеп бирде. Куйбышев Затоныннан инициатив төркем "Волейбол өчен" проектын тәкъдим итте.
    200
    0
    0
  • 26 июнь 2022 - 16:16
    Быел Соль-Илецкта ял итү күпмегә төшәчәк? Соль-Илецкның билгеле тозлы күлләрен Израильдәге Үле диңгезнең «үзебездәге аналогы» дип атыйлар. Чыннан да, күпләр аның организм өчен файдалы булуын билгели. Әлеге курорт берничә көн элек кенә ремонттан соң ачылды. Быел анда ял итү күпмегә төшәчәк соң?
    263
    0
    0
  • 25 июнь 2022 - 20:13
    Кузгалак 1001 авырудан дәва Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән. Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан ярдәм итә. Шулай ук тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.
    345
    0
    0