Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов татарларның рухи традицияләре дөнья өчен үрнәк булуын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мәдәниятара диалог форумын ачты.

“Татар дин әһелләренең рухи мирасы күп гасырлар дәвамында милли традицияләрне сакларга ярдәм итә. Республикада ике – ислам һәм православие дөньяларының үзара тыныч яшәү традициясе дә шуннан килә. Бу тәҗрибә бүген дөнья өчен бик кирәкле булырга мөмкин”, - дип әйтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда уза торган мәдәниятара диалог форумында.

Төрле илләрдә ЮНЕСКО оешмаларының вәкилләрен Татарстанга җыйган “Казан мәдәниятара диалог форумы” тантаналы рәвештә Ратуша бинасында ачылды. Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды һәм кунакларны да беренче булып ул сәламләде.

Форумны ачу тантанасында ЮНЕСКО генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия һәм республиканың төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Әйтергә кирәк, Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе вазифасын да башкара һәм әлеге форум – аның тәкъдиме. “Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда безнең хөрмәтле Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” республика фонды әйдәп баручы роль уйный. Хәзер аңа ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе кебек мөһим вазифа да өстәлде”, - диде бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов.

Президент форум эшендә катнашырга килгән белгечләргә рәхмәтләрен белдереп, аларга Татарстанның милләт һәм динара татулыкны, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау тәҗрибәсе белән танышу файдалы булыр дигән теләктә калды.

“Глобальләшү шартларында дөньяның мәдәни төрлелеге һәм гомумкешелек иминлеге өчен уртак эшләр алып бару аеруча актуальләшә. Заманча технологияләр үсеше аралашу мөмкинлекләрен арттырса да, шул ук технологияләр һәм мегаполислардагы тормыш бер яссылыкка гына күчеп, үзенә охшамаган башка мәдәният һәм кыйммәтләрне кире кага башлый. Шуңа күрә бүген дөньядагы халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, агрессиягә каршы тору өчен мәдәниятара диалогны үстерү мөһим. Бу бигрәк тә яшь буынны тәрбияләүдә төп шарт булып тора”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. ЮНЕСКО 2013-2020 елларга игълан иткән “Мәдәниятләрне якынайту унеллыгы”ның да мәгънәсе нәкъ шунда, диде Президент.

“Мәдәниятләр диалогы, милләтара һәм динара дуслыкны тәэмин итү – Россия сайлаган юл. Бу – гасырлардан килгән традиция, кешеләрнең яшәү рәвеше һәм дәүләт сәясәте. Безнең уртак бурычыбыз – бөтен халык һәм диннәрнең тигез хокукын тәэмин итү, аларга үсәр өчен шартлар тудыру, радикаль күренешләргә чик кую”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты кунакларга 170тән артык милләт вәкиле гомер кичергән Татарстанда Халыклар ассамблеясе, аның ресурс үзәкләре буларак 8 Дуслык йорты, 100ләп милли-мәдәни җәмгыятьләр, үзәкләшкән дини оешмалар эшләве турында сөйләде.

“Бездә кабул ителгән карарлар фәнни-эксперт җәмәгатьчелегенең эшенә нигезләнә", - дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов. Шул уңайдан ул республикада комлекслы программалар кабул ителүен, дәүләт милли сәясәтен алып барып, эре проектлар тормышка ашырылуын искәртте. Болгар ислам академиясе эшли башавын, Казан Изге Ана иконасы чиркәве торгызылуын искә алды.

“Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау юнәлешендәге эшләрнең нәтиҗәсе буларак, Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге Успение чиркәве белән монастырь ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде. Алар безнең дәүләтебезнең тирән тамырларын, мәдәни традицияләрнең дәвам итүен күрсәтә, дөньяның төрле илләреннән меңләгән туристны җәлеп итә”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Казан форумында яңгыраган фикерләр мәдәниятләрне якынайтуга, мәдәнияара диалог сәясәтен билгеләүгә үз өлешен кертер, дип өметләнәм диде. Форум 7 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Аны йомгаклап, форумның тәкъдимнәрен үз эченә алган Декларация дә кабул ителәчәк.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Лилия Гаделшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медиафорум ЮНЕСКО

2
X