Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады

"Авыл ул – республиканың нигезе. Без авыл кешеләренә таянабыз", - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның “Корстон” залында, республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авылны республиканың таяну ноктасы, нигезе дип атады.

"Сезне барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Исәнлек-саулык телим, бәйрәмнәребез матур булсын. Рәхмәт сезгә!" - диде Татарстан Президенты сәламләү сүзендә.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республика аграрийлары ирешкән казанышларга тукталды.

"Бу – чын мәгънәсендә зур, матур бәйрәм. Бүген без юлыбызда очраган киртәләргә, авырлыкларга, климат үзгәрешләренә карамастан, 3,8 млн тонна иген уңышы белән мактана алабыз. Сөт буенча да республика позициясе 1,8 млн тонна. 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 500 мең тоннадан артык ит — болар барысы да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңышы. Бу - биредә утыручы игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, белгечләр, шулай ук авыл хуҗалыгы ветераннары хезмәте дә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент “Урак – 2018” кампаниясенә өлеш керткән партнерларны да аерым телгә алды.

“Нефтьчеләрне һәм ТАИФ оешмасын аерым билгеләп үтәсе килә. Ник дигәндә, ягулык - безнең өчен мөһим компонент. "Таттрансгаз" оешмасына, башка партнерларга рәхмәт. Юлчылар, төзүчеләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе - барысы да шушы нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышты", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты инвесторларга да рәхмәт сүзләре ирештерде.

"Инвесторлар шушы бизнесны үстерергә тырыша, акча кертә. Быел гына да 18 млрд сумлык инвестиция тотылган. Бу акчаны башта табарга, аннары кире кайтарырга кирәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында авылның республика тормышындагы урынын да билгеләп үтте.

 

 

“Авыл ул - республиканың нигезе. Без авылда яшәгән кешеләргә таянабыз. Бүген республикада 450 мең шәхси хуҗалык, 4 мең 600 фермер хуҗалыгы, 1200гә якын гаилә фермасы бар. Бу - шулай ук безнең авылларга алга таба да үсү һәм чәчәк ату өчен кирәкле ресурс һәм байлык. Рәхмәт сезгә! Без – хөкүмәт, парламент, федераль коллегалар сезнең белән төрле мөмкинлекләрне уртаклашып яшибез. Бүген республикада 38 программа эшли. Аның быелгы бюджеты 44 млрд сум. Әлеге программаларның күбесе авыл хуҗалыгы инфраструктурасы үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә юнәлдерелгән. Бу программалар алга таба да үсәчәк”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов авыл кешеләренә дә мөрәҗәгать итте: “Без авылдагы хезмәтнең җиңел түгеллеген аңлыйбыз. Бу процесста иң мөһиме – кешеләр. Алар - авыл тормышында, беренче планда кайнаучылар. Бүген бу кешеләрне хөрмәтләп, рәхмәт сүзләрен әйтәбез.

Авыл хуҗалыгы ул – таяну ноктасы. Без аңа ярдәм итеп килдек һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлап, исәнлек һәм уңышлар телим. Киләчәктә дә республикабызда агросәнәгать тармагы алга барсын”, - диде Татарстан Президенты.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173105/

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X