Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчесе уңышның сере мотивациядә дип исәпли

Илнар Гыйрфанов фикеренчә, идарәчеләр конкурсы уңайлылык зонасыннан чыгып, үзеңне табарга мөмкинлек бирә.

«Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесе җиңүчесе Илнар Гыйрфанов фикеренчә, мотивация мондый проектларда катнашу өчен төп этәргеч булып тора. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ул шулай дип белдерде.

«Конкурстан соң остазым Андрей Турчак чакыруы буенча Мәскәүгә күчендем. «Бердәм Россия» партиясе Үзәк башкарма комитеты сәяси идарәсенең программа-идеология департаменты җитәкчесе вазифасын тәкъдим иттеләр һәм риза булдым», - диде ул.

Финалга, ярымфиналга чыгучыларның күбесе, эш урынын алыштырып, башка төбәкләргә күченеп киткән. 1 млн сум грант көчле якларны үстерү өчен укыту программасын сайларга мөмкинлек бирә. Татарстан вәкиле Саклык банкның Корпоратив университетын сайлаган.

«Россия лидерлары» Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе 2017 елдан бирле үткәрелә. Беренче конкурста Татарстаннан биш яшь лидер финалга үткән. Шуларның берсе, Илнар Гыйрфанов, җиңүчеләр арасына керү бәхетенә ирешкән.

Бәйгедә катнашучылар кадрлар резервын әзерләү программасына керү, танылган эшкуарлар һәм сәясәтчеләр белән эшләү мөмкинлегенә ия була. Быелгы «Россия лидерлары» конкурсына 24 октябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/23/173905/

Фото: Рамиль Гали/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X