Ләйлә Фазлыева Татарстанда 9 Май нинди форматта узачагын әйтте

«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы күздә тотылмый», — диде

Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү бәйрәме — 9 Май нинди форматта узачагын әйтте. Бу хакта ул республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы буларак күздә тотылмый. Без уздырырга тиешле беренче чара ул — район башлыгы һәм, бәлки, берничә волонтер катнашында районнарда һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы. Халык саны мөмкин кадәр азрак булырга тиеш», — диде.

Ләйлә Фазлыева һәр район җитәкчелеге 9 Майга һәйкәл һәм монументларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр салырга тиешлеген искәртте.

Аның сүзләренчә, бәйрәм хөрмәтенә районнарда салютлар оештырылырга мөмкин. «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентларының бәйрәм котлаулары белән туры трансляция оештырылачак. Ике сәгатьлек телевизион концерт иртән һәм кичен күрсәтеләчәк», — диде.

«Үлемсез полк» иҗтимагый акциясе онлайн форматта узарга мөмкин. «Үлемсез полк»ны онлайн-режимда Интернетта уздыру варианты бар. Бу акциянең параметрларын киләсе атнада игълан итәрмен», — диде Ләйлә Фазлыева.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 13 апрель 2020 - 15:22
    8582
    0
    1
  • 13 апрель 2020 - 15:21
    7698
    0
    1
  • 5 июль 2019 - 10:49
    Уведомления В соответствии со ст. 62 Избирательного кодекса Республики Татарстан № 21 –ЗРТ от 07.05.2007 редакция газеты Идел таннары (Волжские зори) (свидетельство о регистрации СМИ ПИ № ТУ16-01032 от 16 мая 2013 года) информирует, что общий объем бесплатной печатной площади, предоставляемой для проведения предвыборной агитации, в период с 10.08.2019 и до 0 часов 07.09.2019 составляет 2752 кв. см.
    7626
    0
    1
  • 17 июнь 2021 - 15:16
    Сыерларны конкурска әзерлиләр Татарстанның иң яхшы хуҗалыкларының терлекчеләре «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар голштин-фриз токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.
    246
    0
    0
  • 17 июнь 2021 - 13:22
    КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #27/ "Ф" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
    217
    0
    0