Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Авыл өстендә гөмбәз балкып тора

Архангель Келәрендә Михаило-Архангель чиркәвен реставрацияләү тәмамлана.

Архистратиг Михаил хөрмәтенә бер тәхетле агач гыйбадәтханә 1757 елда төзелгән. 1856 елда чиркәү шактый киңәйтелә һәм реставрацияләнә. Соңгы 100 елда гыйбадәтханә бер тапкыр да ремонтланмаган.

Соңгы елларда бу гыйбадәтханәнең язмышы кызыклы. 2016 елда Кама Тамагы муниципаль берәмлеге депутаты Наил Сиразаев Россия Президенты Владимир Путинның кабул итү бүлмәсе адресына запрос ясады. Шуннан соң республика, чиркәүнең уникальлеген һәм тарихи әһәмиятен исәпкә алып, агач архитектура объектын реставрацияләүгә 16,6 миллион сум акча бүлеп бирде.

2017 елның сентябрендә архитектура һәйкәлен реставрация үзәге директоры Александр Попов тикшерде.

Моңа кадәр ул Свияжскта Троица чиркәвен реставрацияләү эшләре проектын башкарган. Ел ахырына белгечләр архитектура һәйкәлен реставрацияләү проектын әзерләргә тиеш булалар.

2018 ел ахырына реставрация эшләре үткәрү өчен иганәчеләр табылды. Ә 2019 елның маенда Александр Попов эшкә кереште. Шул ук вакытта ул район башлыгы Наил Вазыхов белән очрашты һәм киләчәктә яңа туристлык кластеры булырлык үз остаханәсен бирегә күчерергә ниятләве турында әйтте.

2019 елның июнендә бинада эшләр башлана. Михаило-Архангель чиркәвен сүтеп, Кириллов шәһәрендәге остаханәгә җибәрәләр. Әмма эшләрне башкару өчен акча шактый күбрәк кирәк була. Республика җитәкчелеге белән мәсьәләне тикшергәннән соң, чиркәүне реставрацияләү буенча килешүне өзәргә дигән карар кабул ителә.

Заказ башка подряд оешмасына тапшырыла, ә сүтелгән чиркәүне Татарстанга кайтаралар.

2020 елның көзендә «Рестор» ҖЧҖ эшчеләре нигезне монтажлыйлар, цоколь һәм ябу өчен терәкләр чыгаралар.

2021 елның язында Сокурада җыелган бураны алып кайталар һәм аны җыя башлыйлар.

2022 елның августында чиркәүне реставрацияләү буенча эшләр белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл танышты. Түбә һәм бураны тышлау өчен бизәү материаллары килештерелә. Ә сентябрьдә подрядчылар гыйбадәтханә һәм манарага гөмбәзләр урнаштырдылар.

Бу атнада без Архангельскида булдык. Чиркәү авылның чын бизәге булып тора, гөмбәзләре кояшта балкый, ак декоратив элементлар бинага бәйрәм төсе бирә.

- Төзүчеләр электр үткәрделәр, шуңа күрә кыш буе чиркәү җылы булды, - диде бу авылда яшәүче Николай Балымов. - Эчтә дә барысы да диярлек әзер – идәннәр, түшәмнәр, стеналарны нәрсә беләндер эшкәрттеләр. Аларны алыштырырга туры килде. Төзүчеләр бүген дә биредә иде, сез килгәнче алар киттеләр инде. Әле түшәмгә люстра элеп куясылары бар.

Чиркәүдә иконостас һәм кыңгырау урнаштырырга кирәк. Халык, төзүчеләргә сылтама ясап, моны епархия эшләячәк дип әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев