Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

Сер

-Үткән эшкә салават. Кайта-кайта һаман шул бер балык башын чәйнәмәсәң… — Руфиянең сабыр савыты тулышкан иде, юып маташкан җиреннән кулындагы табасын шап итеп өстәлгә куйды.

Диванга аркасын терәп утырган каенананың исә керфеге дә селкенмәде. Борынына төшеп торган күзлеген бармак бите белән генә күтәртеп куйгандай итте дә баягыча мыгырдана бирде:

— Алма пирүгенә стаканлап писүк салырга ни… Акмый нишләсен ул. Аш кашыгы белән берәрне сипсәң ярамаган. Мул эчле булсын дип, табак тутырып алма тураган булдым тагын…

— Ай Алла! Бер сүзне авызына алса… — Киленнең үзалдына тешен кысып сөйләнгәне карчыкның колак шәрифләре янына барып ирешмәде бугай, каршы җавап яңгырамады.

Бүген, ни хикмәттер, килен дә, каенана да сул аяктан торганннар иде. Үч иткәндәй, бүтән чакта кетердәп кенә пешә торган алма бәлеше капкачын бөргән урыннан энә күзе кадәр генә тишелгән икән. Ишегалдында булашып йөреп, Руфия газ мичен ачып карарга җитешмәгән иде, өйгә керүгә, борынына көйгән-янган ис килеп бәрелде дә хатын аһылдап аш бүлмәсенә атылды. Бәлешнең баллы эчлеге кайный-кайный башта табага  агып чыккан, аннан духовкага ук чәчрәгән.

Руфия сукрана-сукрана газны сүндерде, ашыга-кабалана форточканы, ишекне ачып җибәрде. Зал ягында бишэнәсен уйната-уйната сериал карап утырган Сәлимә карчыкка әрнүле тавыш белән:

— И әнкәй, хет үрелеп караган булсаң соң… — дип эндәште дә калын бияләй белән табаны тотып, такта өстенә утыртты.

— Менәтрәк, онытып җибәргәнмен шул. Әллә көебрәк киткәнме? Көйми ни… Писүкне стаканлап кына җибәрдең бит. Камырын әйтерием… Каймагыңа су да кушып тормадың бугай. Әйбер кадере белү бармыни хәзерге яшьләрдә… — Өй эчендәге һәр хәрәкәтне керфек арасыннан күзләп кенә торырга яраткан карчык бу юлы да үз гадәтенә тугры калган иде. — Онның да кершән кеүк ап-агы гына кирәк, капчыктагысы ярамаган, әллә ниткән марҗа «Макфа»сы күтәреп кайтмасаң…

— Чүп чиләгеннән шуның кәгазен эзләп азапландыңмыни әле? —  Руфиянең сүрән йөзенә кинәт кенә рәхәт елмаю йөгерде. — И әнкәй, акылкайларың сабыйныкына әйләнеп бара!..

Артык давыл куптармый гына телләшүгә Руфиянең ихлас елмаюы нокта куйдымы, әллә Сәлимә карчыкның да, сүз куертып алгач, канәгатьләнеп тынуы булдымы — өй эченә телевизор тавышы гына хуҗа булып калды.

…Төпчек малай булгач, Айзатка абыйлары артыннан шәһәргә чыгып таю насыйп булмады. Төп нигездә, әниләре Сәлимә карчык янында кем дә булса калырга тиеш иде.  Хәер, егет үзе дә умарталарыннан аерылып ташкалада яшәргә ашкынып тормады. Руфиясе өйләнешкәнче үк аның кылларын тартып карады каравын: янәсе, шәһәрдә үзбаш дөнья көтсәләр, алар да керт-керт басып кына авылга кайтып төшәрләр иде; аерым яшәсәләр, килен-каенана каршылыклары да булмас иде. Ни әйтсәң дә, ерактагы кояш яктырак диләр бит… Алайса, Сәлимәнең үзе белән бергә картайган «усал» кушаматын тирә-якта белмәгән кеше юк. Руфия, почтада эшләгәч, олысының да, кечесенең дә күз алдында, тегеләй-болай дип бер дә кеше теленә керәсе килми иде. Тик Айзат шунда ук кистереп әйтте:

— Клуб хәтле өйне буш калдырып, шәһәрнең эт оясы хәтле бүлмәсендә бикләнеп яшәргәме? Гыйбрәт, урамда йөргән җирләреннән: «Тышка чыгасым килә!» диләр дә, өйгә кереп чабалар. Шул да булдымы тормыш! Әнкәйнең холкыннан курыкма, икегезнеке бертөсле сезнең. Җеннәрегез туры киләчәк, мин әйтте диярсең! — дип елмайды егет тигез тешләрен җемелдәтеп.

Туйлар узып, туннар тузарга иткәнче үк авыл халкының теле кымырҗап, авыз суы корый башлаган иде инде. Усал Сәлимә белән чая Руфиянең борчаклары пешмәс, беренче көннәрдән үк тәрәзәдән төтен күтәрелер, сөйләргә сүз булыр дип, тирә-күрше кызык көтте, маҗара көтте. Тик, ни хикмәт, атналар, айлар, айларга ялганып еллар үтте — капканың ни бу, ни теге ягында тавыш-гауга ишетелмәде. Алай гына да түгел, килен белән каенананың кеше алдында бер-берсен калкан урынына якларга әзер торулары ачыкланды. Сәлимә карчык  барында Руфия турында ялгыш кына кыек сүз ычкындырып кара син! Бермәлне Сәлимәләрнең каршы күршесе җирән Мәрхәбә, кибеттә  прәннек үлчәткән җиреннән борылып:

— Сәлимәттәй, киленең йокы ярата да инде, әй. Бүген сыерын чак савып җитеште, көтү койрыгына чак тагып  җибәрде! — дип тел генә тибрәткән иде. Иртәнге якта кайткан ипинең катымы-йомшакмы икәнен бармак очы белән тикшереп маташкан Сәлимә карчык ә дигәнче аркасын турайтып басты, карчыга карашы белән күршесенә төбәлде.

— Йокласын, яшь чакта да йокламагач ни! Сам-май вакытын белеп кенә уятам! Минем килен синең юбалгың ише түгел, сыер астында сәгать буе йокымсырап утырмый, әйт дигәнче тайт итә дә, савып та бетерә. И-и, менә сиң уңмадың инде киленнән, Мәрхәбәкәем, бигрәкләр  мәмкә балакай туры килде үзегезгә, аяк өсте йоклап йөри бит Сарияң, и-и, ни төскә, ни эшкә… Красвурд чишеп утырудан башканы белми бугай ла. Әле беркөн синең ишегалды яклап тәрәзә юганыңны кызганып карап тордым. Минем килен булсамы шунда?! «Кая, әнкәй, үзем юам!» дип чат ябышыр ие. Синеке-е…

Ник сүз каттым көненә төшкән Мәрхәбә, бүтән чактагы кебек үлчәүнең дөреслеген тикшерергә дә онытып, артык-портык сүз ишеткәнче дип кибеттән чыгып та китте.

Яшь килен белән каенана арасындагы татулыкның серенә төшенергә теләп, Руфиянең дә кылларын тартып караучылар булмады түгел. Сүз җебен ияртергә маташып, үз каенаналарыннан кереп зарланучылар да,  «Усал Сәлимә белән ничекләр бер түбә астына сыясыз?» дип турыдан ярып сораучылар да табыла торды. Яшь килен, карлыган күзләрен җемелдәтеп:

— Безнең әнкәй дөньясында бер! — дип, йөзен балкытып елмая да сүз катучыларның сүрәнләнеп киткән йөзен күрмәмешкә салышып: — Шәһәргә ике көнгә кунакка китсә дә юксына  башлыйм үзен, «барып ал, барып ал дип Айзатның теңкәсенә тиеп бетәм», — дип өстәп куя.

Авыл халкының тынычлыгын урлаган бу хикмәтнең сере бик гади иде. Айзат әйткәнчә, киленнең дә, каенананың да холкында уртак яклар күп булып, аларның җеннәре килешкән иде. Сәлимә карчык килененең үзе кебек үк эшкә нык, килгән-киткәнгә ачык йөзле, туры сүзле булуын, үпкәләп я булмаса карасына коелып йөрмәвен якын итте. Руфия  дә каенананың, бөтен эшкә кысылырга яратса да, үзенә «килен кеше — ким кеше, алабайга тиң кеше» дип карамавын төшенде. Кирәк чакта ана белән кыз кебек утырып киңәшләшәләр, пәриләре купкан чак булса, кайта-кайта телләшәләр, телләре арып туктагач, кара-каршы чөкердәшеп чәй эчәләр. Барыннан да битәр, килен белән каенана икесе дә «авызың тулы кан булса да, кеше алдында төкермә» дигәнне беркайчан да истән чыгармадылар.

Менә бүген дә табага аккан писүк аркасында бераз тел чарлап алулары иде. Руфия бәлешне суыткач, кечкенә кисәкләргә кисте дә чит-читләре зәңгәр каймалы олы тәлинкәгә тезеп өстәл уртасына утыртты.

— Андагы кинолар бетмәс, әнкәй, чык, чәй  әзерлим, — диде ул сәгатькә күз төшереп. — Айзат та кайтып керер инде, озакламас.

— Мактап йөримме әллә? — Ишек ачык булгач, Айзатның өйгә үтүен искәрми калганнар икән, ирнең җор тавышы Руфиянең колак төбендә үк яңгырады.

— Котны аласың бит! — Руфия ачуланган булып, кулындагы сөлгесе белән иренең аркасына сылады.

— Нәрсә көйдердегез монда? Исе өйалдына хәтле чыккан. — Айзат юыну бүлмәсенә үтешли борынын җыерды.

— Тышта йөреп, газны карарга онытканмын ла, бәлеш тишелгән. — Руфия исе китмәгән кыяфәт белән шулай дип, өстәлгә тәм-томнар тезә башлады.

— Мин карт исәрне әйт син, кинога алданып, дөньясын оныта диген… —  Сәлимә карчык, бәйләмен калдырып,  өстәл артындагы йомшак урындыкка килеп утырды. Ул арада Айзат та, юынып, өс-башын алыштырып, кухняга чыкты. Сабырсызланып, алма бәлешен үрелеп капты да ниндидер канәгатьсезлек белән:

— Бүтән чакта сусыл булып, прәме авызда эри торган иде, — дип әйтеп ташлады туры сүзлелектә  кимен куймаган ир.

— Ризыктан өстен булып утыр тагын!.. Бисмиллаһи-иррахмани-ррахим! — Сәлимә беләзегенә төшеп торган җиңен сызганып, бәлешкә үрелде, авызында озаклап әвәләгәч кенә йотып җибәрде. — Бик тәмле булган, килен! Шикәр урынына эреп кенә югалды!

— Писүге күбрәк китте шул, алмасы әчкелтемрәк тоелды да… — Руфия борчулы йөз белән бер кисәкне алып, тәмләп карады.

— Әйтәм бит, беркөнгесе кебек түгел. — Айзатның үз туксаны туксан иде.

— Бар әйберсе урынында! — Сәлимә карчык улына кырыс ташлады. — Гаеп эзләп утырма. Камыры да кетердәп кенә тора, сам-май раз!

— Су кушасы калган ла. Әзрәк йомшаграк булыр иде. Сария биргән яңа рецепт белән пешерәм дигән булып, каймак кына салып… — Руфия сөтле чәйне каенанасы алдына куеп, иренә лимонлысын сузды.

— Кулың тәмле синең, килен, ясаган чәең дә куян каны кебек куе, авыз тутырып эчәсең. Анавы беркөн Мәрхәбәгә кергәч, Сариясе чәй ясап китергән булды, адәм тәганәсе, төбеннән Мәскәү күренә. Күренми ни, чәен дә, сөтен дә, юклык заманындагы шикелле жәлләп кенә салгач… — Сәлимә карчык кайнар чәен тәлинкәгә бушатты да калак очына элеп кенә писүк салып болгатты.

— Миңа гына хатынның да, әнкәйнең дә иң уңганы туры килгән инде. — Айзат, көлә-көлә әллә әнисен, әллә хатынын үчекләргә теләде. — Сездән башка тагын кем көйдерә-көйдерә тишек бәлеш пешерә белә, ә?

Бүлмәдә башта бер мизгелгә сүзсез тынлык урнашты. Аннары ирнең ике колак төбендә ике хатын-кыз берсен-берсе бүлә-бүлә буран уйнатырга тотынды:

— Олы башың белән әнкәйдән көлмәсәң! Бәлеш тишелгәнгә мин гаепле дип әйтеп торам ласа, писүге артыграк киткән!

— Киленнең ике кулына кырык эш, мин монавы, тилебәдәргә мавыгып, ирәвәнләп утырганмын, көйдергәнгә мин гаепле, Руфиягә тел тигермә!

Хатын-кызларның уен сүзне чынга алып, ярсып китүләрен көтмәгән Айзат, биреләм дигән сыман ике кулын өскә күтәрде дә, шаркылдап көлеп  җибәрде.

— Нимес пулеметы кебек тырылдамагыз әле!.. Ну шунысы рәхәт өйдә: берәр проблема булса, гел я әнкәй, я хатын гаепле. Алайса, эшкә барсаң, «син гаепле» дип тинтерәтәләр… Шушындый тәмле бәлешнең тәмен җибәрсәк, хәзер тучны мин гаепле булып калам. Яле, хатын, лимонлап тагын берәр чынаяк чәй ясап җибәр әле!..

Бермәлгә өй эчендә җан түренә сарыла торган рәхәт тынлык урнашты. Ишегалдына, авыл урамына исә, күрше-тирәнең борынын кытыклап, авыз суын китереп, алма бәлешенең тәмле исе таралды. Үткән-сүткәнннәр бу бәлешнең капкачы бөргән урыннан энә күзе кадәр генә тишелүеннән бихәбәр иде, чөнки көйгән ис аш бүлмәсеннән әлләни ерак китә алмады…

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

Чыганак: Мәйдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев