Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

Намус белән үтелгән хезмәт юлы

Авыл урамы буйлап олы санитар сумкасын күтәреп юлга очраган Әскәрова Фидания апаны күргәч, йөрәк кысып куя. Кайсыдыр авылдашыма ярдәм кирәк булган, димәк. Авыл да картайды. Заманасы да әллә ниндигә китте бит... Хәер, әйдәгез әле башыннан башлыйк!

Бүген бәян итәсе килгән фикерем-Олы Карамал авылында 41,5 ел фельдшер булып эшләгән Әскәрова Фидания Нәбиулла кызы турында булыр.  Ул-1960 елның Апас районы Урта Балтай авылында  җиденче  бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе – Нәбиулла абзый, колхозда агроном булып эшләсә, әнисе  Галия апа – шулай ук колхозда төрле эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Нәбиулла  абзый Бөек Ватан сугышыннан 2 нче группа инвалид булып, уң кулын калдырып кайта. Бик тырыш кешеләр иде!,- дип искә төшерә Фидания апа. 1978 елда урта мәктәпне тәмамлап, бертуган апасы киңәше белән, Казан медицина училищесына укырга керә. Укып бетергәч, дүрт ел Казан шәһәре алтынчы балалар хастаханәсендә  палата шәфкать туташы булып эшли. Билгеле, яшьлек-матур чак! Яшьлекнең гөрләп чәчәк аткан чагы! Ял саен диярлек, авылга әти-әни янына кайту. Кич клубка чыгулар. Бию, җыр, кич утырулар. Булачак тормыш иптәшен, Әскәров Нияз Ильяс улын, диплом тәҗрибәсен үтәргә нәк менә Урта Балтайга  җибәрәләр дә. Язмыш дияргә яратабыз  кайчакта.  Тәкъдир микән? Ни генә булмасын- ике яшь йөрәк бер-берсен күреп, танышып, кавышып та куялар. 1984 елның 17 августында гөрләтеп туй ясыйлар. Бер кыз, ул үстерәләр. Бүгенгесе көндә алар 5 оныкның сөекле дәү әтисе белән дәү әниләре. Кызлары Гөлназ-әнисе юлын сайлады. Казан медицина көллиятен тәмамлап, бүгенгесе көндә ул-  шәхси матурлык һәм сәламәтлек салоны хуҗабикәсе. Билгеле, заман җилләре оптимизация сәбәпле, күрше авылга да йөреп эшләргә туры килә. Зарланмый, үкенми Фидания апа! Эшләгән дәвердә истә калган очраклар дигәч, Бәрлегуҗа авылыннан бер ханымның юлда бәби тапканын искә төшерде: “Яшь идем, тәҗрибәм дә юк. Барып җитеп өлгермәячәгебезне белгәч, Уразлино авылы мед.пунктына кереп бала тудырткан идем. Йөк машиналарында авыру илтү ул вакытта гадәти күренеш иде”,- дип елмая үзе. Әйе, уйлап карасаң, эшләү дәверендә күпме кешенең сәламәтлеге генә түгел, гомере дә синең кулыңда булган очраклар күп булгандыр, шәт! Фидания апа үз эшен бик яратып башкаруы, кешеләргә булган ихтирамы  белән Олы Карамал авылы тарихында аның исеме лаеклы урын алып тора дисәм-һич арттыру булмас! Миңа да еш кына алар капкасын шакырга туры килгән очраклар булды. Һәрвакыт ачык йөз, тәмле сүзе белән каршы алып, ярдәм күрсәтеп озатып кала иде. Эшеңне тыныч күңел белән җиренә җиткереп башкаруда тормыш иптәшенең дә хәлеңне, һөнәреңне аңлый белүе бик мөһимдер, минемчә. Бигрәк тә көн белән төннең теләсә кайсы вакытында кинәт чыгып йөгерергә туры килгән вакытта, Нияз абыйның иңен куеп торуы җиңеллек биргәндер.  Әскәрова Фидания Нәбиулла кызы өчен тормыш китабының  әлеге хезмәт бите тәмам. Артта-намус белән үтелгән хезмәт юлы! Җитәкчеләр дә тырышлыгын күреп,  хезмәтен дә югары бәяли  белгәннәр!  Район, Республика һәм Россия федерациясе сәламәтлек министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнеп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була!

     Бүгеннән тормышның яңа этабы башлана! Фидания апа белән Нияз абый тик утыра торганнардан түгел! Ишегалды, бакча тутырып матур чәчәкләр, яшелчә, җиләк - җимешләр үстереп, кош-корт арасында әвәрә килеп, оныклар белән күбрәк вакыт булырлармы? Әнә бит, бергә җыелсак 11 җанга җитәбез, ди Фидания апа. Ничек булса да, алдагы көннәре күңелле, тигезлектә, исәнлек-саулыкта үтсен!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев