Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

Гайбәттән куркырга кирәкме?

Минем хакта гайбәт сөйләгәннәрен яратам.

Ниндидер очрашуда яки концертта чыгыш ясарга туры килә. Бу хакта мин инде күптән оныткан булырга мөмкин. Тик гайбәт онытмый. Ул ниндидер дустыңның теле белән болай ди:

– Безнең тарафларга да килгәнсең икән...

– Каян белдең?

– Әлләкем генә сөйләде инде... «Дустың да чыгыш ясады, бер бөртек чәче тырпаеп тора иде...» – дип. Әллә чәчең коелып бетте микән дип тә уйлаган идем, әле Аллага шөкер икән.

Аның сүзенә ияреп мин дә шөкер итәм һәм күзгә төшеп торган чәчләрне фырт кына артка чөеп җибәрәм. Рәхәт. Яратам гайбәт сөйләгәннәрен.

Яратмый да булмый. Чөнки сөйләүчеләрнең авызын тегеп куя алмыйсың, ә үзең туктата алмаган нәрсәне кабул итәргә туры килә. Кабул итү генә җитми, аны яратырга кирәк. Шул гайбәтчеләргә сөйләр өчен, әледән-әле сәбәп биреп торырга. Ни генә әйтсәң дә, гайбәт сөйләү дә бер эш, бер шөгыль, үзенә күрә хезмәт бит инде. Ә кешенең хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк.

Җәй авылга кайткач, гадәттә, яланаяк йөрим. Якын-тирәдә генә түгел, авылның теге очындагы дуслар янына да шулай чыгам. Ләкин анда барып җиткәнче, Казаннан хатын шалтырата:

– Синең турында: «Исерек бугай ул, урамнан яланаяк китеп бара иде», – дип ишеттем...

Көлешәбез. Моның ишене аның да беренче ишетүе түгел. Авыл кешеләрен дә аңлыйм инде. Чәчләре чаларып бара торган ирнең урам буйлап ялан тәпи китеп баруы сәер күренәдер.

Мин моның серен аңлый алмыйм. Берәрсе көне буе капка төбендә синең яланаяк узып киткәнне көтеп утырмыйдыр бит инде. Хәтта шулай утырса да... Тиз генә берничә кешегә телефоннан шалтыратамы ул? Тегеләре тагын ахирәтләренә шалтыратамы? Үземне алар урынына куеп карыйм да, берни аңлый алмыйм. Мин, мәсәлән, шалтыратмас идем... Димәк, гайбәт йөртү өчен аерым бер сәләт, кызыксынучанлык, гражданлык активлыгы, оперативлык һәм тагын әллә нәрсәләр кирәк. Шундый талант ияләрен ничек яратмыйсың инде!

Еш кына хәлең ничек дип сорыйлар. Хәл төрлечә була. Кайчагында бөтен нәрсәне ачып салып сөйләшәсе, хәлне сораучы булганда бөтен күңелне бушатасы килә. Тик ирендерә.

Вәт, син үз хәлең турында сөйләргә дә иренәсең. Ә гайбәтче иренми. Ул хәтта ерактан гына күреп калган кеше (ә бу очракта син) турында сөйли. Бушка сөйли, бер тиен таләп итмичә. Бер генә кешегә дә түгел... Күз кырые белән генә күргәнен, колак чите белән генә ишеткәнен читтә калдырмый.

Ә нинди фантазия! Ул гайбәтләргә караганда, мин инде әллә ничәнче хатын белән яшим, балаларым бөтен дөнья буйлап таралган, дөньяның бөтен аракысын мин генә эчеп бетергәнмен, бөтен җирдә блат иметь итәм, әллә кайларда әллә нәрсәләрем бар... Кайчагында шулхәтле җентекле итеп сөйләп җибәрәләр – чынлап та шулай микән әллә дип, үзем дә шикләнеп куям.

Теләсә кем гайбәтче була алмыйдыр, моның өчен аерым талант кирәктер. Ә талант иясе яратуга һәрчак лаек. Тик бер нәрсә бар. Ул гайбәтләрне патша да, ниндидер өлкәдәге бик уңышлы башка кешеләр дә таратмый. Миннән дә гадирәк, миннән дә ямьсезрәк, миннән дә булдыксызрак кешеләр тарата. Алар шулкадәр күп микәнни соң? Күптер шул. Һәм бу да алар файдасына. Күпчелек һәрчак хаклы ич.

Әгәр синең хакта беркайчан да гайбәт сөйләмәгәннәр икән, димәк, син әле кеше түгел, ә күпчелекнең бер өлеше генә.

Марат Кәбиров

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gaybttn-kurkyrga-kirkme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X