Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан өлешчә мобилизацияләү буенча билгеләгән йөкләмәсен үтәде

Татарстан РФ Оборона министрлыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча билгеләгән йөкләмәсен үтәде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 28 октябрьдә Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Россиядә өлешчә мобилизацияләнүне тәмамлау турында хәбәр итте, гаскәрләрне 300 мең резервчылар белән өстәмә рәвештә тулыландыру бурычы үтәлгән.

"Безнең республика Оборона министрлыгы тарафыннан гражданнарны мобилизацияләү буенча билгеләнән йөкләмәсе үтәде, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Премьер-министр Алексей Песошин һәм Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге республиканың чакырылыш комиссиясе шәһәр һәм район башлыклары җитәкчелегендә булган муниципаль комиссияләр белән берлектә бик зур эш башкарды".

Соңгы атнада чакырылган хәрбиләр хәзерге вакытта Казан хәрби югары команда училищесының хәрби частендә. Училище башлыгы Кирилл Кулаковка хәрби подразделениеләрне әзерләү һәм көйләү эшен тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк.

"Мин күп тапкырлар ассызыклаганча, бүген безнең төп бурычларның берсе – хәрби хезмәткәрләрнең һәм мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләрен кайгырту, – диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре аеруча игътибар таләп итә".

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.10.20221122 номерлы карарында («Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында») мондый гаиләләргә ярдәм итү чаралары каралган.

"Кабул ителгән карарларның тулы күләмдә гамәлгә ашырылуын контрольдә тоту мөһим", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Республикада "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте эше яңартылды. Хәрәкәтне координацияләүче вәкаләтле орган - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Иганә җыю өчен счет ачык. "122" кайнар линиясенә, "Ярдәм янәшә" һәм "Игелекле Казан" кайнар линияләренә керүче гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү системасы җәелдерелгән. Шулай ук "Халык контроле" системасында һәм "Гомумроссия халык фронты"нда.

2022 елның 28 октябренә 28 330 мөрәҗәгать кабул ителгән. Хәрәкәт эшенә 675 волонтер җәлеп ителгән, алар гуманитар ярдәмне бүлү, хәрби хезмәткәрләренә һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә адреслы ярдәмен күрсәтүдә ярдәм итәләр.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республиканың 15 югары уку йортында гуманитар хәрәкәт штаблары ачылуын искәртте. Мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен гуманитар ярдәм формалаштыруга бизнес структуралары актив кушылды.

Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тиз арада Оператив штаб һәм Гражданнарны мобилизацияләү буенча республика чакырылыш комиссиясенең уртак утырышын әзерләргә һәм махсус хәрби операция шартларында республикада куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычларын, Кораллы Көчләр сафларына чакырылганнар гаиләләренә һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү чараларын үткәрергә кушты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев