Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәясәт

Өч балигъ булмаган балалы әтиләрне мобилизацияләмиләр

Республикада 4 октябрьдән алып өч балигъ булмаган баласы булган ир-атлар мобилизацияләү буенча чакырылмаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән булган әңгәмәдә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

«4 октябрьдә Россия Генераль штабы әзерләгән мобилизациягә эләкмәүчеләр исемлеге  җибәрелде. Бу балигъ булмаган өч баласы булган әтиләргә кагыла. 4 октябрьдән соң Татарстанда андый төр мобилизацияләнүчеләр юк», - дип ассызыклады Фәррахов.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 4 октябрьгә кадәр мобилизацияләнгән татарстанлылар аерым мәсьәлә булып тора. Алар инде хәрби хезмәткәрләр статусына ия, шуңа күрә андый ир-атларга кагылышлы сораулар РФ Оборона министрлыгы дәрәҗәсендә хәл ителә.

«Бу инде Татарстан чакырылыш комиссиясенә кагылмый, ә Оборона министрлыгы вәкаләтләренә керә. Шуңа күрә хәзер мин РФ Генераль штабы адресына тиешле мөрәҗәгать әзерлим. Мондый һәр очрак буенча без хәзер Оборона министрлыгы белән эшлибез һәм бу эшне дәвам итәчәкбез», – дип аңлатты депутат.

Бүген Дәүләт Думасы мәйданчыгында парламентарийларның Оборона министрлыгы вәкилләре белән ябык очрашуы булачак, дип өстәде ул. Өч баласы булган әтиләрне мобилизациядән кичектерү мәсьәләсе дә күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев