Волжские зори

Камско-Устьинский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Гәзит турында

Кама Тамагы районы газетасының "Алга" ("Вперед") исеме астындагы беренче саны 1932 елның 3 маенда чыга. Газета ике телдә дүрт битле булып, мәкаләләр беренче очракта кирилица, икенчесендә латин хәрефләре кулланылып, берүк вакытта рус һәм татар телләрендә җыела, иллюстрацияләр кулланылмый. Газетаны ВКП (б)ның Кама Тамагы райкомы органы, хезмәт ияләре депутатларының район Советы...

Кама Тамагы районы газетасының "Алга" ("Вперед") исеме астындагы беренче саны 1932 елның 3 маенда чыга. Газета ике телдә дүрт битле булып, мәкаләләр беренче очракта кирилица, икенчесендә латин хәрефләре кулланылып, берүк вакытта рус һәм татар телләрендә җыела, иллюстрацияләр кулланылмый. Газетаны ВКП (б)ның Кама Тамагы райкомы органы, хезмәт ияләре депутатларының район Советы һәм райпрофсовет еоштыра, ул күмәкләшүгә, индустрияләштерүгә, электрлаштыруга бәйле карарларны тормышка ашыруда куәтле идеологик этәргеч булып тора. 1938 елда газетаның исеме "Кызыл байрак" ("Красное знамя") итеп үзгәртелә.

Газета бу чорда халык арасында грамотасызлыкны бетерү, уку йортлары, клублар, кызыл почмаклар булдыру турында яза. Газета авылда мәдәниятны оештыручы һәм аны үткәрүче, кызыклы эшләрне башлап җибәрүчегә әверелә. Ул вакытта авылда техника аз булганлыктан, ат көче куллануга зур игътибар бирелә. Ат караучылар слетлары оештырыла, тырмачылар, сукачылар ярышлары оештырыла. Газета битләрендә кадрлар мәсьәләсе, партия һәм комсомол оешмалары эше күренекле урын ала.

Бөек Ватан сугышы елларында газета күмәк оештыручы һәм куәтле туплаучы көчкә әверелә. Ул фашистларга каршы киңәйтелгән агитация алып бара, хезмәт һәм сугышчан батырлыкка рухландыра, патриотизм тәрбияли, Ватаныбызга мәхәбббәт уята. 1939-41 елларда газетаның элеккеге мөхәррире С. Сосипатров яу кырында батырларча һәлак була. Редакциянең тугыз хезмәткәре сугыш афәтен кичерә, дистәләре тыл хезмәткәре була.

Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларындагы басмалар халык хуҗалыгын торгызуга, тыныч хезмәткә багышланган. Бу чорда рус һәм татар газеталары редакцияләре бергә дә, аерым да эшли.

Газетада республикага танылган, күренекле шәхесләр эшли: язучы-драматург, ТР Дәүләт Советы депутаты Т.А. Миңнуллин, соңрак республиканың "Социалистик Татарстан" газетасы мөхәррире булган М.А. Әһлиуллин, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Г.И. Бабаев, Россия Язучылар союзы әгъзасы В.П. Андреев, ТР Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре З.З. Рәмиев, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Р.И. Хәйруллина, Хәмит Вәлиди, Нариман Камалов, күп кенә танылган галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр газета белән актив хезмәттәшлек итә.

2000елның 3 гыйнварында газетаның исеме "Идел таңнары" ("Волжские зори") итеп үзгәртелә. Редакция өчен заманча компьютер техникасы сатып алына. Газеты редакциядә үк җыела, калыпка салына һәм басыла башлый.

2006 елның гыйнварыннан газетаның оештыручы булып "Татмедиа" массакүләм коммуникация буенча Татарстан Республикасы агентлыгы чыга. Полиграфия эше "Идел-пресс" нәшрият комплексына күчә. Анда материаллар интернет аша тизләтелгән аерым линия буенча җибәрелә. Берүк вакытта "Татмедиа" порталында газетаның үз бите булдырылды, анда район яңалыклары куела. Газета тиражы сертификацияләнгән, Милли тираж хезмәтенең тиешле таныклыгы бар.

Газета сайлау һәм башка иҗтимагый-сәяси кампанияләр вакытында актив эшли, халык санын һәм Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу, ТКХны реформалаштыру, социаль ипотека, хәйрия, хезмәт, әхлакый, эстетик һәм патриотик тәрбияләү темаларын, мәдәни-көнкүреш тармагы, районның социаль-икътисадый үсешен тирәнтен ачты. Мәкаләләрнең күпчелеге агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, мәгариф үсеше, кулай һәм уңайлы торак төзү буенча өстенлекле милли проектларны, шулай ук республика һәм район программаларын гамәлгә ашыруга багышланган иде. Газета чыгып килгән дәвердә берничә тапкыр Мактау грамоталары, дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар арасында -газетаны иң яхшы бизәгән өчен нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе идарәсе дипломы, озак еллар һәм намуслы эшләгән өчен Госкомиздат Мактау грамотасы, Матбугат, телерадиовещание һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгы дипломы," хәйрия идеяләрен популярлаштырган өчен "2006 -Россиядә Хәйрия елы" игелекле эшләр Бөтенроссия фестивале дипломы, тыюлык эшен хуплауда халыкара хәрәкәт үсешенә керткән өлеш өчен кыргый табигатьне саклау Үзәге дипломы, "Хезмәт шартлары һәм аны саклау" республика конкурсында беренче урын өчен ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы дипломы, " Күп кырлы энергетика" конкурсы йомгаклары буенча "Татэнерго" ААҖ рәхмәт хаты, наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эш өчен наркотиклар әйләнешенә контроль буенча федераль хезмәт идарәсе рәхмәт хаты, шулай ук район хакимияте, район Советы, идарә, бүлек һәм ведомстволарның төрле бүләкләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X