Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөзүчеләр саны киңәя

Узган җомгада "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында ТР укучылар спартакиадасы кысаларында йөзү буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышларда җиде мәктәп командасы катнашты: Кама Тамагы, Кама Тамагы татар, Затон, Рудник, Олы Кариле, Кирельск, Сөйки урта мәктәпләре. Ярышлар дүрт яшь категориясе буенча узды. Кечкенә төркемдә кызлар арасында Рудник мәктәбеннән Любава Букушкина җиңү яулады. Малайлар...

Узган җомгада "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында ТР укучылар спартакиадасы кысаларында йөзү буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышларда җиде мәктәп командасы катнашты: Кама Тамагы, Кама Тамагы татар, Затон, Рудник, Олы Кариле, Кирельск, Сөйки урта мәктәпләре. Ярышлар дүрт яшь категориясе буенча узды.
Кечкенә төркемдә кызлар арасында Рудник мәктәбеннән Любава Букушкина җиңү яулады. Малайлар арасында беренче урында Затон мәктәбеннән Денис Апуник. Икенче яшь төркемендә кызлар арасында Сөйки мәктәбеннән Екатерина Григорьеваның күрсәткече иң яхшысы, өченче яшь төркемендә дә ул җиңү яулады. Малайлар арасында икенче төркемдә иң яхшы күрсәткеч Затон мәктәбеннән Ярослав Хахалевта, өченчедә- Затон мәктәбеннән Никита Сусликовта. Өлкән төркемдә кызлар арасында беренче урында Кама Тамагыннан Гүзәлия Нәҗмиева, егетләр арасыннан Олы Кариледән Фаил Зәйнетдинов.
Катнаш эстафетада кече төркемдә беренче урынны Затон командасы яклады. Икенче һәм өченче урыннарны Сөйки һәм Рудник мәктәпләре командалары бүлеште. Өлкән төркем арасында эстафетада Кама Тамагы мәктәбе командасы беренчелеккә чыкты, икенче урында- сөйкилеләр, өченче урында- Рудник мәктәбе командалары.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында Кама Тамагы мәктәбе, икенче урында- Сөйки мәктәбе, өченче урында- Рудник мәктәбе командалары.
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучылар 19 апрельдә Буада үткәреләчәк "Наркотикларсыз тормыш", наркотикларга каршы акция кысаларында йөзү буенча ачык беренчелектә район данын яклаячак. "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы директоры Роза Мирзакантова ярышта җиңүчеләргә призлар һәм грамоталар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев