Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөзү кешене көчле итә

“Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт буенча инструктор Геннадий Горюнов җитәкчелегендә йөзү буенча ачык дәрес – мастер-класс үткәрелде.

Геннадий Вячеславович төркемендә шөгыльләнүче балалар йөзүдәге уңышларын һәм уку елы эчендә нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәттеләр. Ачык дәрес барышында йөзү белән шөгыльләнә генә башлаучылар өчен күнегүләр күрсәтелде, судан курыкмаска, тренер ярдәменнән башка гына йөзәргә һәм су астында йөзәргә өйрәнү турында сөйләделәр, шулай ук йөзүнең барлык төрләре турында мәгълүмат бирделәр.

Балалар кроль, брасс, баттерфляй, аркада йөзү стильләрен күрсәттеләр. Ярышларның иң яшь катнашучысы 7 яшьлек Камил Каюмов булды, ул секциядә сентябрь аеннан бирле шөгыльләнә һәм инде яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Иң тәҗрибәле йөзүчеләр Эльвина Кәримова һәм Дарья Морозова, алар өчәр тапкыр су астында йөзеп күрсәттеләр.

- Су астында йөзүдә мөһим фактор – суга чуму һәм сулау, - дип билгеләп үтте Геннадий Вячеславович.

Дәрес ахырында төрле яшьтәге спортчылар арасында өч комплект медаль уйнатылды. Иң җитезләре медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук уку елы нәтиҗәләре буенча йөзүдәге уңышлары өчен спорт комплексы җитәкчелеге секциягә йөрүче балаларга грамоталар һәм татлы бүләкләр тапшырды.

- Мондый форматтагы дәресләр дәвам итәчәк, - диде Геннадий Горюнов. - Безнең максатыбыз – мөмкин кадәр күбрәк балаларны һәм өлкәннәрне йөзү белән таныштыру. Мин һәрвакыт балаларга бик күп нәрсәнең әйләнә-тирәбезгә бәйле булуы турында әйтәм. Кем белән аралашабыз – үзебез дә шундыйга әйләнәбез. Спорт белән шөгыльләнгән кеше дисциплиналы, гадел һәм җаваплы була.

Күп нәрсә остаздан, тренердан һәм әти-әнидән тора. Бассейнга йөрүче һәркемгә – олысына-кечесенә шуны әйтәсем килә: йөзү буенча сорауларыгыз булса, оялып тормагыз, килегез, сорагыз. Миннән сорарга да була, бик теләп ярдәм итәчәкмен. Иң мөһиме, йөзүдән файда булырга тиеш. Ә үзебез күнеккәнчә йөзсәк һәм моны нормаль хәл дип уйласак, моның безгә файдасы булмаячак, киресенчә, ул зыян гына китерергә мөмкин. Аралашу – ул үсешкә һәм камиллеккә илтә торган юл.

Мин Россиянең атказанган тренеры түгел, йөзү буенча спорт мастеры дигән исемем дә юк, әмма белемнәрем һәм теләгем бар, һәм мин аларны  тәрбияләнүчеләремә тапшырам. Аларда да кешеләргә ярдәм итү теләге барлыкка килә. Мөмкин кадәр күбрәк кешене дөрес итеп йөзәргә өйрәтергә телим. Бәлки йөзү сезгә гомерегезне саклап калырга ярдәм итәр. Йөзәргә өйрәнергә, үсеш алырга килегез, моның өчен Кама Тамагында менә дигән йөзү бассейны бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X