Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Юбилей турниры

“Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында Роберт Хәйруллин истәлегенә волейбол буенча унынчы турнир булып узды.

10 ел элек Кама Тамагы татар урта мәктәбе укытучысы Роберт Хәйруллин арабыздан китеп барды. Шул вакыттан бирле педагогның укучылары һәм районда яшәүче спорт сөючеләр ел саен аның истәлегенә уздырыла торган волейбол турнирына җыела. 
Турнир Кама Тамагы татар урта мәктәбен тәмамлаучылар тәкъдиме белән уздырыла башлаган.
-Кече кызыбыз  Рузинә әтисен бер тапкыр да күрми калды – ул әтисе үлгәннән соң туды, - диде Алсу Хәйруллина. –Хәтеремдә, бала арбасы этеп урамнан барганда, Радик Зиннәтуллин очрады. Мин шул чакта Рузинәнең әтисе белән горурлануын теләвем хакында әйткән идем. Радик Рамил улы ирем истәлегенә турнир үткәрергә тәкъдим итте. Аның идеясен район волейбол хәрәкәте активисты Рамил Дәүләтшин һәм иремнең күп санлы укучылары хуплады.  
Роберт Фәйзрахман улы 17 ел физкультура укыткан: хезмәт юлын Иске Барыш мәктәбендә башлаган, аннары Олы Бортас мәктәбендә, 10 елдан артык Кама Тамагы татар урта мәктәбендә эшләгән. Дәресләрдән буш вакытында волейбол буенча секция алып барган, Олы Карамалда балалар белән күнекмәләр үткәргән. Ул бик көчле команда оештырган, аның укучылары ярышларда җиңүләр яулый.
Быел педагог истәлегенә оештырылган турнирда 8 команда катнашты. Аларны муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов һәм ТР Волейбол федерациясенең башкарма директоры Мансур Кәримов сәламләде. Алар спортчыларга күңелле уен теләде. Мансур Зәки улы волейболның яшьләр арасында популярлаштыруда район спорт берләшмәсенең эшен югары бәяләде. Уеннар “Акчарлак” спорт сәламәтләндерү комплексының һәм Кама Тамагы урта мәктәбенең спорт залларында узды. Бу юлы Сөйки һәм Кирельск авылларының җыелма командасы “Импульс” иң көчлесе булды. Икенче урынны Олы Карамал волейболчылары – “Факел” командасы яулады. Өченче урында – Олы Кариле урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары, алар киеренке көрәштә татар мәктәбе укытучылары командасын җиңде.
Барлык призерларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды, аларны Роберт Хәйруллинның туганы Илһам Шиһапов алган. Мансур Кәримов аңа ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзасы куелган Рәхмәт хаты тапшырды. Дүртенче һәм бишенче урыннарны яулаган спортчыларга бүләкләрне Алсу Хәйруллина һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы тапшырды, аның элеккеге җитәкчесе Татьяна Гращенкова әлеге турнирны уздыруга һәрвакыт зур өлеш кертте һәм быел да әлеге чарага килгән иде.
ТР Волейбол федерациясенең Рәхмәт хатлары белән районда волейболны үстерүгә зур көч куючы педагог Радик Зиннәтуллин һәм волейбол турнирларында актив катнашучы Инсаф Дәүләтшин бүләкләнде.
Район башлыгы актив спортчы Рушан Исламовка һәм Кама Тамагы татар урта мәктәбе директоры Раил Сабитовка районда волейболны үстерүгә өлеш кертүләре өчен Мактау грамотлары тапшырды.
-Барлык катнашучыларга һәм иганәчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Укучым Салават Кадыйров та, әле студент кына булуына карамастан, берничә елдан бирле турнирга үз өлешен кертә, - диде Алсу Хәйруллина. – Ел саен директор җитәкчелегендә Кама Тамагы татар урта мәктәбе бу турнирны оештыра. Һәр командада диярлек Робертның укучылары бар, ул аларда спортка мәхәббәт тәрбияләде. Димәк, иремнең якты истәлеге әле озак яшәр. Ә кече кызыбыз Рузинә, турнирдан соң, әтисе хөрмәтенә шундый зур ярышлар уздырылуга шат булуы һәм  әтисе белән горурлануы турында әйтте. Бу сүзләр минем өчен бик кадерле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев