Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь остаз

Мәктәп яшендәге балалар спорт төрен түгел, ә тренерны сайлый. Әгәр остаз яшь, энергияле, үз эшен ярата икән, балалар да аңа тартыла. Район яшьләренең күңеленә хуш килгән спортның төрле чаралары арасында спорт туризмы да бар икән, биредә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Егоровның да роле зур. Аның безнең районга килү максаты...

Мәктәп яшендәге балалар спорт төрен түгел, ә тренерны сайлый. Әгәр остаз яшь, энергияле, үз эшен ярата икән, балалар да аңа тартыла.

Район яшьләренең күңеленә хуш килгән спортның төрле чаралары арасында спорт туризмы да бар икән, биредә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Егоровның да роле зур. Аның безнең районга килү максаты да шунда- безнең җирлектә спортның әлеге төрен үстерү өчен барлык шартлар да була. Бу хакта Николай Иванович үзе болай ди: "Бу табигатьнең бик матур почмагы- Зимовье, Иделнең текә ярлары, Юрьев мәгарәсе, ташландык шахталар (штольнялар)". Николай Иванович Буа районының Шәмәк авылында комбайнчы Иван Иванович һәм ферма мөдире Венера Александровна гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук туризм, өстәл теннисы, спортның башка төрләре белән шөгыльләнә башлый. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, ике дә уйлап тормастан, физкультура укытучысы һөнәрен сайлый. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлый. Хәзер спорт савыктыру туризмы юнәлеше буенча Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризмы академиясенең Яр Чаллы филиалында дүртенче курсында укый. Районда спорт туризмы 2007 елдан көч ала, тренер әйтүенчә, ул вакытта ике-өч төркем җыеп 30-40 кеше шөгыльләнәләр. 2011 елдан Николай Иванович ДЮСШ директоры урынбасары һәм бер төркемне укыта, болар нигездә Кама Тамагы, Затон мәктәбе укучылары. Киләсе уку елында күнегүләр Затон мәктәбендә үткәреләчәк, чөнки төп шөгыльләнүчеләр шул мәктәптән. Күнегүләрнең беренче елында тиешле кием-салым булмаган, башта спорт ориентлашу кагыйдәләрен өйрәнәләр, ял көннәрендә походларга чыгалар. Икенче елны район җитәкчелеге ярдәмгә килә - яшь спортчыларга җепләр, саклау беркеткечләре, карабиннар, каскалар, күтәрү һәм төшерү җайланмалары алалар. Шулай итеп ярышларга ныклап әзерләнә башлыйлар. Нәтиҗәсе дә үзен озак көттерми. 2010 елда Арчада өлкән төркемгә йөрүчеләр гомумкоманда исәбендә өченче, 2013 елның апрелендә Яр Чаллыда икенче урынны алалар. 2013 елның декабрендә Ульян өлкәсенең ачык беренчелегендә дә сынатмыйлар- икенче гомумкоманда урынны яулыйлар. Кама Тамагы мәктәбеннән Альберт Гыйзетдинов үзенең яшь категориясендә республика чемпионы. Шушы ук мәктәп укучылары Михаил Салмин һәм Равил Таҗетдинов Ульяновскта икенче урынны алган. Кама Тамагы мәктәбе чыгарылышлары Адель Малафеев, Татьяна Перцева да иң активлары булып, призлы урыннар алган. ДЮСШ директоры Денис Дмитриев хезмәттәше турында болай диде: "Без Тәтеш педагогия училищесын бергә тәмамладык, инде җиде ел бергә эшлибез. Николай Иванович - яхшы белгеч, ышанычлы кеше. Балалар белән уртак тел таба, хезмәттәшләре арасында ихтирам казанды, район, районара, ачык ярышларны менә дигән итеп оештыра, үзе дә спортчы, туризм буенча район җыелма командасы капитаны, республика ярышларында берничә тапкыр чемпион һәм призер булган кеше". "Спорт - сәламәтлек чыганагы, кызык һәм мавыктыргыч шөгыль, фикердәшләрең белән аралашу мцмкинлеге, компьютер артында вакытны юкка уздырганга һәм начар гадәтләргә ияләшүгә караганда күпкә яхшырак",-диде Николай Егоров. Николай Иванович хатыны Елена Александровна белән ике бала тәрбиялиләр, Артурга-10 яшь, Ксюшага-2 . Яшь тренер- остаз барлык хезмәттәшләрен, районның физкультура һәм спорт яратучыларын, үзенең укучыларын Физкультурачылар көне белән котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев