Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Волейбол турниры үткәрелде

23 гыйнварда Александр Захаровның 60 яшьлегенә багышланган турнир үткәрелде. Александр Павлович Кама Тамагына 2002 елда Түбән Камадан күченеп кайта. Шул вакыттан ул ир-егетләр командалары арасындагы волейбол турнирларында даими катнашып килә. Яшенә карамастан, ул спорт белән актив шөгыльләнә, ветераннар командасының иң яхшы уенчыларыныңберсе, бу сәламәт яшәү рәвешенең менә дигән үрнәге. Турнирда...

23 гыйнварда Александр Захаровның 60 яшьлегенә багышланган турнир үткәрелде.

Александр Павлович Кама Тамагына 2002 елда Түбән Камадан күченеп кайта. Шул вакыттан ул ир-егетләр командалары арасындагы волейбол турнирларында даими катнашып килә. Яшенә карамастан, ул спорт белән актив шөгыльләнә, ветераннар командасының иң яхшы уенчыларыныңберсе, бу сәламәт яшәү рәвешенең менә дигән үрнәге. Турнирда алты команда катнашты. Бәйге алдыннан юбилярга иганәчеләрдән һәм уенчыларндан бүләкләр тапшырылды. Призлы урыннар өчен МЧС, яшьләр, укытучылар һәм ветераннар командасы көч сынашты. Уеннар киеренке булды, җанатарлар үз командаларына көч биреп торды, алар арасында укучылар да, укытучылар да, район үзәгендә яшәүчеләр дә бар иде. Алты сәгатькә сузылган уен нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 1 урын - МЧС, 2 урын - яшьләр, 3 урында укытучылар командасы. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды. Турнирның иганәчеләре - Әхмәт Зыятдинов һәм Наил Вазыйхов. Ветеран спортчы Александр Павловичка озын гомер, сәламәтлек һәм уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев