Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Узган атнада Кама Тамагы районның ир-атлар хоккей командалары күчмә кубок турнирында катнашты

Турнирны Көрәле авылы егете Рафис Сабирҗанов оештырган. Хоккей белән мавыгучы бу егет хәзерге вакытта Петропавловск-Камчаткада контракт буенча хәрби хезмәт уза. Туган ягына кайткач, ул һәрвакыт якташларының спорттагы казанышлары белән кызыксына. Агымдагы елда Рафис февраль аенда тагын бер район турниры оештырырга тәкъдим итте. Әмма аны март аенда гына үткәрә алдылар. Һава...

Турнирны Көрәле авылы егете Рафис Сабирҗанов оештырган. Хоккей белән мавыгучы бу егет хәзерге вакытта Петропавловск-Камчаткада контракт буенча хәрби хезмәт уза. Туган ягына кайткач, ул һәрвакыт якташларының спорттагы казанышлары белән кызыксына. Агымдагы елда Рафис февраль аенда тагын бер район турниры оештырырга тәкъдим итте. Әмма аны март аенда гына үткәрә алдылар. Һава шартларын исәпкә алып, Рафис Сабирҗанов ярышлар өчен Апас боз сараен арендага алган һәм хоккей ярышы шунда үткәрелде.
Турнирда Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Иске Казиле һәм Келәнчедән дүрт команда катнашты. 18 яшьлек һәм өлкәнрәк булган ир-егетләр әйләнү системасы буенча уйнады. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде: турнирда Кама Тамагы командасы җиңеп чыкты, Куйбышев Затон командасы икенче урынны яулады, өченче урында Иске Казиле командасы. Кама Тамагыннан Николай Орловский иң яхшы һөҗүмче, Куйбышев Затоннан Рөстәм Вафин иң яхшы сакчы, Иске Казиледән Рузил Хәсәнов иң яхшы капкачы дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев