Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ул моңа лаек

Әүхәт Мөхәммәдиев Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре исеменә лаек булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билбаулы көрәш буенча тренер Әүхәт Мөхәммәдиевка «ТРның атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү турында күрсәтмәгә кул куйды.

Күрсәтмәдә бу исемнең республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән зур өлеше, күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелүе турында язылган.

Әүхәт Хәлим улы – үз эшенең чын остасы. Ул РСФСРның спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры һәм ТРның физик культура һәм спорт отличнигы. Ул шулай ук Татарстан Республикасында көрәш буенча беренче класслы хөкемдар, аңа күп санлы шәһәр һәм республика ярышларында иң катлаулы көрәшләрдә хөкемдарлык итүне ышанып тапшыралар.

Әүхәт Мөхәммәдиев инде 15 ел спорт мәктәбендә эшли. Ул килүгә, районда актив рәвештә милли көрәш популярлашты. Тренерның максатчан эше нәтиҗәсендә аның шәкертләре берничә тапкыр республика һәм бөтенроссия ярышларында җиңүче һәм призер булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев