Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Турнирлар амбицияләрне үстерергә ярдәм итә

23 апрель көнне Кама Тамагында Радик Зиннәтуллин кубогына волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында турнир узды.

Спорт ярышы «Zа-Наших», «Zа Россию», «Zа Победу» шигаре астында Украинаны демилитаризация һәм денацификацияләү буенча махсус операциягә теләктәшлек йөзеннән үткәрелде.

Кама Тамагы һәм Кама Тамагы татар мәктәбе спорт мәйданчыкларында районның иң яхшы волейболчылары һәм Яшел Үзән районының Норлат авылыннан килгән кунаклар очрашты. Аларны турнирда катнашу өчен Радик Зиннәтуллин  чакырган. Сүз уңаеннан, киләсе сезоннан Норлат кызлары районыбызда узучы волейбол турнирларында катнашырга планлаштыра. Шулай ук безнең волейболчылар да Норлатка ярышка барачак.

Турнирда 7 команда катнашты. Алар ике төркемгә бүленделәр. Беренчесендә район үзәк хастаханәсе, Тенеш, Затон һәм Норлат командалары көч сынашты. Биредә Затон һәм Норлат волейболчылары иң көчлеләре булды. Алар икенче төркем җиңүчеләр - татар мәктәбе һәм Кама Тамагы җыелма командасы белән ярыштылар, соңгылары "Август-Кама Тамагы" командасын артта калдырдылар.

Призлы урыннар өчен уеннар аеруча мавыктыргыч булды. Финалда турнирның иң беренче уенын уйнаган Затон һәм Норлат волейболчылары янәдән очрашты. Кызганычка каршы, Норлат кызлары көчлерәк булды, ике уенда да районның иң яхшы хатын-кызлар волейбол командасын җиңде. Өченче урын өчен  татар мәктәбе һәм Кама Тамагы җыелма командалары уйнады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, турнирның бронза медальләре татар мәктәбе кызларына бирелде. «Иң яхшы диагональ» номинациясендә Гөлия Хөснуллина (татар мәктәбе командасы), Диана Закирова (Затон), Лиана Үзбәкова (Тенеш) һәм Әминә Вәлиева (Норлат) бүләкләнде. Турнирның иң әһәмиятле уенчысы дип Азалия Борһанова (Норлат) игълан ителде.

- Районыбызда мондый ярышлар үткәрү идеясе күптәннән бар, - диде Радик Зиннәтуллин. - Беренче тапкыр алар минем юбилейга багышланган иде. Аннан тәнәфес булды. Һәм менә быел без турнирны үткәрә алдык. Бу, беренче чиратта, тәҗрибә туплау өчен бик файдалы. Мондый ярышлар вакытында азарт, яхшырак булырга омтылу һәм моның өчен күп шөгыльләнергә кирәклеген аңлау барлыкка килә.

- Ниһаять, безнең районда хатын-кызлар волейболы яңадан торгызылды, - ди район волейбол хәрәкәте активисты Рамиль Дәүләтшин. - Монда Радик Рамиль улының өлеше зур. Мин бу спорт төре киләчәктә дә безнең районда үсәр дип өметләнәм. Ә волейбол командаларының саны һәм сыйфаты елдан-ел артачак!

Турнирда катнашучыларның барысы да ярдәм күрсәткәннәре өчен ярышлар иганәчеләренә - Тәтеш ДОСААФ автомәктәбенә, "Багира" автомәктәбенә һәм "Ихлас" хәләл продукция кибетенә рәхмәт белдерәләр.

30 апрельдә 30 юбилей ир-атлар волейбол сезонының соңгы уены булачак. Ул 13 сәгатьтә «Акчарлак»спорт-сәламәтләндерү комплексында башлана. Ә 7 майда хатын-кызлар арасында район чемпионаты финалы үзачак. Иң яхшы командаларга көч биреп торырга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев