Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Туристлар көнендә

Узган шимбәдә Халыкара туризм көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм илебездә 1980 елдан билгеләп үтелә. Бу көнне барлык туристлар слетлар һәм походлар оештыра. Безнең районда ДЮСШ, башкарма комитетның яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре Юрий мәгарәсенә керүне буенча спелео (ориентлашу) дисциплинасында спорт туризмы буенча районара беренчелек үткәрде. Ярышларда 7 команда: Затон...

Узган шимбәдә Халыкара туризм көне билгеләп үтелде.

Әлеге бәйрәм илебездә 1980 елдан билгеләп үтелә. Бу көнне барлык туристлар слетлар һәм походлар оештыра. Безнең районда ДЮСШ, башкарма комитетның яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре Юрий мәгарәсенә керүне буенча спелео (ориентлашу) дисциплинасында спорт туризмы буенча районара беренчелек үткәрде. Ярышларда 7 команда: Затон мәктәбеннән 2 комнада (укытучылары А. Сорокин), ДЮСШтан 2 команда -поясларда көрәшү бүлеге (тренерлары В. Лукин), Тәтеш муниципаль районыннан балаларга өстәмә белем бирү үзәгеннән 1 команда (укытучылары Д. Никоноров), Тәтеш районының Алабирде мәктәбеннән 1 команда (укытучылары Т. Хатхуллин) һәм Югары ослан районының Татар Борнашы мәктәбеннән 1 команда катнашты. Укучыларның барысына да мәгарәгә төшү ошады, кайбер укучылар безнең раойнда беренче тапкыр гына. ДЮСШ, яшьләр эше һәм спорт бүлеге әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәтле. Ярышларда җиңү түгел, иң мөһиме - катнашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев