Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Традицияләр үзгәрмәде

Халыкара туризм көненә багышлап спорт ориентлашуы буенча районара беренчелек узды. Юл, табигать һәм сәяхәт итәргә яратучылар Халыкара туризм көнен билгеләп үтте. быел ярыш географиясе киңәйде - безнең клубка Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе командасы кушылды. Ярышларда Тәтеш районы, Кама Тамагы урта, Затон урта мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернаты командаларыннан 60лап...

Халыкара туризм көненә багышлап спорт ориентлашуы буенча районара беренчелек узды.

Юл, табигать һәм сәяхәт итәргә яратучылар Халыкара туризм көнен билгеләп үтте. быел ярыш географиясе киңәйде - безнең клубка Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе командасы кушылды. Ярышларда Тәтеш районы, Кама Тамагы урта, Затон урта мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернаты командаларыннан 60лап кеше катнашты.

Ярышлар сигез дистанциядә сигез категориядә узды. Болар - 12 яшькә кадәрле, 14 яшькә кадәрле, 18 яшькә кадәрле кызлар һәм егетләр. Катнашучылар барысы да канәгать калды, киләчәктә көч сынашу өчен зур тәҗрибә алды. Халыкара олимпия хәрәкәтенә нигез салучы Пьер де Кубертен әйткәнчә, «Олимпия уеннары ишек алдыннан башлана».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев