Тәмтедә чемпион бар
Евгений Семин шәкерте авыр атлетика буенча ТР Беренчелегендә беренче урын яулады.
Яр Чаллыда яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Бу ярышларда Евгений Семин җитәкчелегендәге Тәмте авыр атлетика секциясенә йөрүче спортчылар – Руслан Шәйхелисламов һәм Евгений Миронов катнашты.
Иң яхшы нәтиҗәгә Евгений Миронов иреште һәм үз авырлык категориясендә чемпион булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев