Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Светлана Никаншинаның яңа җиңүләре

Светлана Никаншина 9-14 ноябрьдә Чабаксар шәһәрендә узган парабадминтон буенча Россия Кубогы финалыннан ике медаль алып кайтты.

Ярышларда РФның 14 төбәгеннән 79 спортчы катнашты. Анда Татарстан данын биш спортчы яклады, алар арасында ике каматамагылы – Динар Мифтахов һәм Светлана Никаншина да бар иде. Алар белән Кама Тамагы спорт мәктәбе тренеры Альберт Ильин шөгыльләнә.

Светлана ялгыз һәм парлы разрядларда бронза призер булды.

- Анападан Екатерина Пивоварова белән инде икенче тапкыр парлап уйнадык, - диде Светлана. – Быел июнь аенда Казанда узган парабадминтон буенча Россия Чемпионатында бронза призерлар булган идек. Ярышлар, гадәттәгечә, дустанә шартларда узды. Барыбыз бергә дуслашып, зур бер гаиләгә әверелдек. Тагын да зуррак уңышларга ирешер өчен алга таба да күнекмәләр алачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев