Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спортның җәйге һәм кышкы төрләрен үстерү өчен

Тәмтедә хоккей тартмачыгы белән янәшәдә тиздән җәйге мәйданчык та эшли башлаячак. Рөстәм Гыйсмәтуллин җитәкчелегендәге Мостоуправление бригадасы авылда спорт мәйданчыгы төзелешен тәмамлап килә. Ун көн эчендә төзүчеләр нигезен әзерләп, арматура салып, мәйданга бетон җәйгәннәр. Хәзер тирәсен әйләндерп алу тәмамланып килә. -Тагын берничә көннән объектны тапшырачакбыз, - ди бригадир. - Асылда биредә...

Тәмтедә хоккей тартмачыгы белән янәшәдә тиздән җәйге мәйданчык та эшли башлаячак.

Рөстәм Гыйсмәтуллин җитәкчелегендәге Мостоуправление бригадасы авылда спорт мәйданчыгы төзелешен тәмамлап килә. Ун көн эчендә төзүчеләр нигезен әзерләп, арматура салып, мәйданга бетон җәйгәннәр. Хәзер тирәсен әйләндерп алу тәмамланып килә. -Тагын берничә көннән объектны тапшырачакбыз, - ди бригадир. - Асылда биредә полимер өслек кенә куясы калды һәм авыл халкы спорт объектын тулы көченә куллана алачак. Тәмте спортчыларыннан җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча рекордлар гына көтәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев